Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович илнең көнчыгышында яклауны югалта бара


Киевта протест чарасы, 2013 елның 29 ноябре
Киевта протест чарасы, 2013 елның 29 ноябре

Президент бу кризистан соң сәясәтен үзгәртергә тиеш булачак, ди белгечләр. Көнбатышка да, Русиягә дә яраган сәясәт алып бару Украинаны сәяси көрчеккә китерде.

Украинаны элекке гадәт буенча Русия яклы көнчыгышына һәм көнбатышка караучыларга Днепр елгасы бүлә иде. Хәзер бүленеш катлауланды. Президент Виктор Януковичның Европа Берлеге белән ассоциация килешүен имзалаудан баш тартуы илдә сәяси кризис тудырды һәм элек аны яклаучыларны да аптырашта калдырды.

Көнбатыш белән Русия арасында "бүре дә тук, сарык та исән" сәясәтен алып барган Янукович Украинаның көнчгышындагы эшче халык һәм берничә бай олигархлар яклавына таяна алмый.

"Украинаның көнчыгышында Януковичка ачу тотучлыр саны арта. Бүленеш илнең көнбатыш белән көнчыгышы арасында гына түгел, Януковичны яклаучылар арасында да барлыкка килде. Аларның кайберләре Януковичны яклауны дәвам итә, әмма тагын бер өлеше аның дүрт елга якын алып барган сәясәте белән кәнәгать түгел", диде Азатлыкка Парижда урнашкан Европа Берлегенең Иминлек Тикшеренүләре институты белгече Нику Попеску.

Европа белән ассоциация килешүен яклаучылар Кырымда да чыкты, 2013 елның 1 декабре
Европа белән ассоциация килешүен яклаучылар Кырымда да чыкты, 2013 елның 1 декабре
Янукович сәясәтенә каршы протест чараларына иң күп кеше илнең көнбатышында чыкты. Киевта йөзләгән мең кеше җыелганда, Януковичның ныгытмасы саналган Донецкида Европа Берлеге белән интерграцияне яклаучылар 300дән дә артмады.

Акъярда берничә дистә кеше ял көннәре Русия һәм Беларус байракларын күтәреп “Русия белән мәңгегә бергә” дигән шигар белән йөреш уздырды. Шәһәр шурасы депутаты, хакимияттәре Регионнар фиркасе вәкиле Сергей Смольянинов Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп Украинада тәртип урнаштыру һәм "илне көнбатыш күзләү хезмәтләре һәм аларның агентларыннан саклау өчен" гаскәр кертүне сорады.

Шул ук вакытта бу шәһәрләрдә халык Януковичны якларга да күтәрелмәде. Элекке заман булса Янукович хакимиятен яклап оештырылган урам җыенына дистәләгән мең кеше җыелган булыр иде. 2 декабрь Донецкида шундый җыенга кеше килмәү сәбәпле чара бөтенләй узмады.

2010 елдан бирле Русиянең ачуын чыгармый гына Европа белән дуслашу сәясәтен алып барган Янукович үзе утырган ботакка үзе балта чапты кебек күренә.

2010 елда ул Русиянең хәрби диңгез көчләренә Кара диңгездә Акъярда 2042 елга кадәр калырга рөхсәт итте. Мәскәү моның өчен Украинага бер ташлама да ясамады. Украина Русиянең газ бәяләрен киметүенә өмет иткән иде.

Киевта хөкүмәт бинасы каршында урам җыеннары көн саен дәвам итә
Киевта хөкүмәт бинасы каршында урам җыеннары көн саен дәвам итә
Шул ук вакытта Янукович күп көч түгеп үзенең Регионнар фиркасе депутатларын Украинада кануни һәм үтәкүренмәле җәмгыять төзү өчен реформалар үткәрергә күндерде. Хөкүмәтнең Европа Берлеге белән ассоциация килешүен имзаланмаячак дигән карарыннан соң Регионнар фиркасеннән кимендә биш депутат китте. Харьковтан сайланган депутат, элекке Януковичның яклаучысы саналган Инна Богословская аны урыныннан китәргә чакырды.

Гади халыктан тыш Янукович үзен 2010 елда күтәргән олигархларның да яклавын югалта бара. Алар да ике ут арасында калды. Бер якта Украинаны үзе белән Таможня берлегенә керергә мәҗбүр итеп аларның бизнесларын йотарга әзер торган Русия, икенче якта шул ук бизнесларын ачык һәм гадел итеп алып бару шарты куйган Европа Берлеге. Шулай ук бай кәсепчеләргә Януковичның зур бизнеска үзе һәм гаиләсен катнаштыруы ошамый.

Беренче сәяси җил олигархлар кулында булган мәгълүмат чараларыннан исте. Миллиардер Дмитрий Фирташ һәм Януковичның штаб башлыгы Сергий Левочкин җитәкләгән Интер телевидениесе протестларны һәм андагы чыгышларны туры эфирда күрсәтте. Ял көнне пикетчыларга каршы көч кулланудан соң Левочкин гаризасын тапшырып эшеннән китү теләген белдергән, әмма Янукович аны җибәрмәгән, дип хәбәр ителә.

Украинаның иң бай кешесе Ринат Әхмәтов 2013 елның 1 сентябрендә Донецкида
Украинаның иң бай кешесе Ринат Әхмәтов 2013 елның 1 сентябрендә Донецкида
Януковичка хакимияткә килергә ярдәм иткән дип саналган миллиардер Ринат Әхмәтов та, Игорь Коломойский да карашларын үзгәрткән булырга мөмкин.

"Олигархларның Януковичка үз таләпләре бар. Янукович хәзер аларны ни дәрәҗәдә үти ала - сорау шул. Байларга халык протестлары да, Януковичны урыныннан куулар да кирәкми. Бу кризис аларга уйланырга яхшы сәбәп булды, аларга бернинди дә каршылык та, сугыш та кирәкми, дип саныйм", диде Берминһәм университетында халыкара сәясәт фәнен алып баручы Катарина Вольчук.

Бу кризиста Янукович исән калды дияргә була, әмма әлегә аның бу сәясәтенә карата Мәскәүнең карашы билгеле түгел. Белгечләр моннан соң аңа үз сәясәтен үзгәртергә кирәк булачагын белдерә.

Украина турында ни беләсез?

Украина турында ни беләсез?

Сынау

XS
SM
MD
LG