Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа хисап Русиядә коррупциянең кимемәвен күрсәтә


Transparency Internationalның коррупция харитасы
Transparency Internationalның коррупция харитасы

Русия хакимиятенең коррупциягә каршы яңадан-яңа ысуллар игълан итүенә, яңадан-яңа идарәләр төзүенә карамастан, Transparency International оешмасының яңа хисабы илдә вазгыятьнең бер дә яхшырмавын күрсәтә.

Берлинда теркәлгән бу оешма белгечләр һәм эшмәкәрләр фикерен белешү нигезендә әзерләнгән мондый хисапларны ел саен әзерләп килә. Быелгы хисапта 177 илдәге вазгыять тикшерелгән.

Коррупция иң киң җәелгән илләр исемлекнең артында
Коррупция иң киң җәелгән илләр исемлекнең артында
Хисапка караганда, Русиядә коррупциянең кимүе күзәтелми. Русия быел Пакстан, Никарагуа, Мали, Лүбнән һәм Азәрбайҗан белән бер дәрәҗәдә -- 127нче урында тора. Былтыр ул 133, аннан бер ел элегрәк 143нче урында иде. Әмма Русиянең исемлектә югарырак күтәрелүе һич тә илдәге вазгыять яхшырган дигәнне аңлатмый. Бу бары тик башка илләрдә коррупциянең тагын да көчәюе һәм аларның түбәнрәк тәгәрәве белән бәйле. Баллар ягыннан караганда, Русия шул ук дәрәҗәдә.

Коррупция иң аз булган илләр
Коррупция иң аз булган илләр
Баллар азрак булган илдә коррупция бик көчле санала, 100 балл коррупция юк дигәнне аңлата. Быел тикшерелгән 177 илнең өчтән ике өлеше 50 балл да җыя алмаган. Русия нибары 28 балл җыйган.

Transparency International белдерүенчә, бу хисап коррупциянең дөньядагы иң зур проблемнарның берсе булып калуын күрсәтә. Коррупция бигрәк тә сәяси фиркаләрдә, полициядә һәм юстиция системында көчле, диелә.

Хисапның Европа һәм Үзәк Азия илләре өлешен әзерләүдә катнашкан Светлана Савицкая: "Элекке Советлар берлеге илләренә килгәндә, быел шатланырлык бернәрсә дә юк, чөнки быелгы сурәт караңгы һәм моны барлык бу илләрдәге торгынлык дип атап булыр иде, хәтта моңарчы бу илләр арасында коррупциягә каршы көрәш чемпионы саналган Грузия дә быел артка чигенде", ди.

Былтыр 52-нче урында булган Грузия быел 49 балл белән 55-нче урынга чигенгән. Күрше Әрмәнстанда (94нче урын) һәм Азәрбайҗанда (127) бик аз гына яхшыру күзәтелгән.

Элекке Советлар берлегендә булган башка илләргә килгәндә, Савицкая әйтүенчә, Молдова (102), Беларус (123), Украина (144) һәм Казакъстанда (140) вазгыять тагын да начарайса, Кыргызстанда (150) һәм Үзәк Азиянең башка илләрендә ул Русиядәге кебек былтыргыча калган.

Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан исемлектә иң арткы урыннарда тора.
XS
SM
MD
LG