Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:12

Украинада оппозиция Югары рада мөнбәрен һәм президиумны уратып алды


Киевта протест чаралары дәвам итә

Киевта протест чаралары дәвам итә

Украина оппозициясе парламент мөнбәрен һәм президиумны уратып алды. Алар хөкүмәтне таратуны, төрмәгә ябылган экс-премьер Юлия Тимошенконы азат итүне, Киевта урам чарасында кулга алынган активистларны иреккә чыгаруны таләп итте.

"Батькивщина" фракциясе лидеры Арсений Яценюк сүзләренчә, президент Виктор Янукович Кытайдан сәфәрдән кайтмый торып һәм сәяси кризисны хәл итүгә кушылмый торып оппозиция “украина парламентында берни дә эшләмәячәк”.

Кичә Украина парламенты Николай Азаров хөкүмәтенә ышаныч белдермәүне күпчелек тавыш белән хупламады. Бу документны оппозиция тәкъдим итте һәм хакимиятләрне “украин халкына хыянәт итүдә” гаепләде.

XS
SM
MD
LG