Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:00

Казанда Удмуртиядә яшәп иҗат итүче татар язучыларының яңа китаплары басылды.

Удмуртия язучылар берлегенең татар авторлары бүлеге җитәкчесе Ринат Баттал сүзләренчә, Удмуртия һәм Татарстанның Әгерҗе төбәгеннән булган авторлар инде ике дистә елдан артык бергә иҗат итәләр. Бу елларда аларның шигырьләре күмәк җыентыкларда да, аерым китапларда да басылып чыкты, Удмуртия татарларының басмасы - "Яңарыш" битләрендә дә Әгерҗедән авторларның иҗат җимешләре даими дөнья күрде. Бүгенгә авторларың Удмуртия китап нәшриятында һәм Казанда алтмыштан артык җыентыклары басылып чыкты. Шушы көннәрдә бу сан тагын артты - Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзаларының тагын өч китабы Казанда дөнья күрде.

Ринат Баттал һәм Әлфирә Низамова

Ринат Баттал һәм Әлфирә Низамова

Ринат Баттал үзен шагыйрь буларак танытты. Әмма авторның “Миһербанлык чишмәсе” дип аталган яңа китабында публицистик әсәрләре тупланган. Китапта Татарстаның Әгерҗе районы һәм Ижау шәһәрендә яшәүче хезмәт сөючән якташлары һәм халкыбызны зурлаган затлар турындагы очерк-мәкаләләре урын алган.

Ринат Батталның беренче китапларында шигырьләр тупланган. Шигырьләр язу аңа җиңелрәк бирелә икән. Автор сүзләренчә, аңа яңа "Миһербанлык чишмәсе" дип аталган хикәяләр тупланмасы бик кадерле. “Алар бик якын кешеләрем, якташларым турында. Күбесе "Яңарыш" газетасында басылып чыкты”, диде ул.

Гыймран Сафин

Гыймран Сафин

Гыймран Сафинның иҗади мөмкинлеге киң. Ул – шагыйрь. Шулай ук илдә барган икътисади үзгәрешләргә, вазгыятькә тирән анализ ясап, халкыбызның яшәешен чагылдырган, аның киләчәге турында кайгыртып язган тирән эчтәлекле мәкаләләре белән укучыларга таныш. "Яңарыш" газетасы битләрендә ул "Публицист мөнбәре" сәхифәсен башлап җибәрүче. Гыймран Сафинга Удмуртиянең атказанган журналисты исеме билгесе тапшырылды. Авторның нияте - хикәяләр язу, проза әсәрен башларга план да төзеп куйган. Беренче китабында аның яшүсмер вакытында язган берничә шигыре дә басылган булса, икенче җыентыгына ул тәнкыйть күзле аша карый, (аның беренче китаплары Ижауда чыкты), Казанда нәшер ителгән өченче "Туган җиргә мәдхия" китабында җитлеккән шигырьләрем керде, диде Гыймран Сафин.

Язучылары борчылган мәсьәләләр дә бар. Ринат Баттал әйтүенчә, соңгы елларда иҗат итүче егетләр-кызлар саны кимегән. Элек Удмуртиягә Татарстанның югары уку йортларын тәмамлап, юллама белән белгечләр килгән, шулай ук сәнәгать тармакларына да авыл яшьләре эшкә килеп урнашкан. Алар арасында каләм тибрәтүчеләр саны күп булган. Хәзер туган телен камил белүчеләр саны кимегән. Шуңа күрә иҗат итүчеләр дә өлкән яшьтәге милләттәшләребез.

Язучылар берлеге халык арасында күп эш алып бара. Ин мөһиме - телебезне саклап калу һәм үстерү. Шулай ук үсеп килүче буында матур әдәбиятка кызыксыну уяту, иҗатка тарту.

Яшь шагыйрә Элмира Нигъмәтҗан һәм Гүзәл Исхаковаларның аерым китапларын чыгару Язучылар берлегенең татар бүлеге планында. Икесенең дә шигырьләре күмәк җыентыкларда басылган иде. Аларны да язучылар берлегенә тәкъдим итәргә мөмкин булачак, дигән фикердә Ринат Баттал.

Тагын бер проблема. Беричә ел элек Ижауда татар китаплары кибетен ачу турында сүз булган иде. Әмма ул һаман тормышка ашмаган. Сәүдә ноктасы булса, татар авторларының китапларын киң катлам укучыларга җиткерү мөмкинлеге артачак.

Некрасов исемендәге китапханә хезмәткәрләре белән

Некрасов исемендәге китапханә хезмәткәрләре белән

Яңа китапларның нәшрияттан чыгуы Удмуртиядә татар әдәбияты һәм мәдәнияте көннәренә туры килде. Анда Татарстаннан язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев та катнашты. Ул Удмуртиядә яшәүче авторларның иҗатына югары бәя бирде. Чаллыдан "Мәйдан" журналы мөхәррире Вахит Имамов, Удмуртиядә яшәп иҗат итүче авторлар Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан кабул ителгән премияләргә лаек, диде. Язучылар берлегенә тәнкыйть сүзләрен дә җиткерде. Бер үк авторларга – түбәтәй өстенә түбәтәй дигәндәй, төрле премияләр бирелә, Татарстаннан читтә яшәп, туган телебезнең сагында булган авторларга да игътибар итәргә кирәк, дип ассызыклап үтте Вахит Имамов.

Ижау шәһәренең үзәгендә урнашкан Некрасов исемендәге китапханәсендә татар авторлары белән очрашып сөйләшү инде матур гадәткә әверелеп килә. Ринат Баттал, Гыймран Сафин, Әлфирә Низамова яңа китапларын тәкъдим итте.

Яңа китаплар китапханә хезмәткәрләренә кызыклы булды. Алар башка милләт вәкилләре булуына карамастан, әле генә нәшрият табасыннан төшкән җыентыкларны зур кызыксыну белән карап чыкты. Дөрестән дә, китапханә хезмәткәрләре өчен буяу исе аңкып торган һәр яңа китап сөенечле хисләр тудыра. Ханымнарның авторларга да сораулары күп булды. Татар язучыларының тормыш юллары һәм иҗаты хакында ихластан сорашты. Китапханәнең зур залын китап укучылары белән очрашулар уздыру өчен дә куллану мөмкинлеген җиткерде. Ә Удмуртия Язучылар берлеге каршында татар авторлары бүлеге булуы китапханәчеләрне гаҗәпләндерде. Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче милләттәшләребезнең язучылар бүлеге бары тик Удмуртиядә генә бар. Бүген берлектә биш автор - Ринат Баттал, Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин, Гөлфия Исхакова, Әлфирә Низамова.

XS
SM
MD
LG