Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын мәктүбе


"Вакыт" газеты тупалнмасы
"Вакыт" газеты тупалнмасы
Түбәндә язылачак хат бөек адәмнәрнең беренә хосусый рәвештә килмеш бер мәктүбтер (язма). Тугры килеп укыганнан соң күңелем зиядә (артык) әсәрләнде, шул җиһәттән күп урыннарын кыскартып вә төшереп күчереп алдым, вә бәлки укучылар да, гыйбрәт алырлар дип газетага бастырманы мөнасиб (яраклы) күрдем. Ләкин, язучының үзеннән турыдан-туры ризалык алмак мөмкин булмаганга, күңеленә берәр төрле сыныклык булмасын өчен, үзенең чын исемен язмадым. Гыйбрәт исә исемдә түгел, башка килгән вакыйгададыр. Ләкин, әгәр дә исемен дөрес язсам, хат иясе бераз шатланган да булыр иде. Хәсрәтләрен йөзләр илә, меңләр илә адәмнәр уртаклап кызганганнарын күргәч, ихтимал, күңелендә бер рәхәтлек тә сизәр иде. Ләкин ни исә дә мин әүвәлге фикеремә күрә гамәл иттем.

Хатын мәктүбе

Мин үзем Самар губернасы ... өязе ... авылдан Фатыйма Хәсән кызы булам. Атам һәрни кадәр бай түгел исә дә икмәкне үзе ашар, үз эшен үзе эшләр булганга, тавыш чыгармый куркып торыр кадәр юаш түгел иде. Аллаһ Тәгаләнең хөкеме буенча, 1890 ел булса кирәк, күрше авылыбызда Таһир Салих углы исемендә егеткә никахландым.

Үзебез надан булганыбыз өчен, бу егетнең бераз еллар мәктәптә ятуына кызыгып атам-анам мине бирмешләр иде. Ләкин минем ирем без теләгәнчә чыкмады. Исерткеч эчеп көн-төн мине кыйный вә суга торган булды. Ир хакын хаклап мин түздем. Уң яңагыма сукканда, сул яңагымны хәзерләп торыр идем. Һәрни исә көннәр үтте, төннәр кичте, гомер үтте, миннән бер кыз бала дөньяга килде.

Ашарымызга, эчәремезгә юк, өс-башымыз алама, ирем тапканын эчеп бетерә дә мине кыйный, исән сөягем калмады, күземдә яшем бетте, чарасыз булып түзеп тордым.

Соңра Җаек ягына дип эшкә чыгып киттек. Бәләкәй арба илә баламны тартып бара торгач Җаек шәһәренә җиттек. Шәһәрдә торып хезмәт эзләп карадык исә дә, белеш-таныш булмаганга, миңа да бер эш юк, иремә дә табылмады. Ләкин эчәргә булмаганы өчен эш булмаганына сөенә идем. Әмма ачлыкка гаҗиз калганымнан көенә идем. Дөньяда туйганчы икмәк ашаучы бармы икән, дип уйлый идем.

Ирем бөтенләй эш эзләми булды, миңа хәер сорап йөрергә боерды. Нихәл итәргә кирәк? Тыңламас исәм – ир хакы бар. Тыңласам – гомеремдә бу хәлне күргәнем юк. Һәрни исә бу эшкә риза булмадым. Кеше күзенә карап торганчы дөньядан үткәнем артык дидем. Ләкин дөньяда безнең кеби бәхетсез кеше озын гомерле була, хәтта аның җанын алырга да яратмыйлар. Дөньяның газиз адәмнәре һәмишә (һаман) үлеп торалар.

Бу хәлгә риза булмагач, ирем кыйнап-сугып, үзе илә бергә шәһәрдән алып чыгып китте. Ач булган сәбәпле, арба тарту түгел, аягымы да алырга хәлем юк. Артка калсам, ирем кыйный. Ач булса да, көче миңа җитә. Шулай итеп этле-мәчеле бер кыргыз янында ике кич кунганнан соңында минем күз алдымда ирем мине шул кыргызга сатты. Мин башта бу эшкә ышанмый тордым. Адәм баласының сарык урынына сатылуыннан һич хәбәрем юк иде. Ирем мине биреп кыргыздан минем бәрабәремә алган аты өстенә атланды да чапты да китте. Күземә күренмәс булган соң, ышандым да, зар аглап (елап) баламны күтәреп калдым. Җитмәсә, алты айлык йөгем дә бар иде. Төн буе агладым да яшем беткән соң туктадым.

Моннан ике көн үткәч, кыргыз катып беткән күн чалбар кидереп кулыма чыбыркы тоттырды да, бер атка менеп, "көтү көтәргә бар", дип боерды. Гомеремдә ат атланып йөргәнем булмаганга, кыргызга ялварырга, ялынырга башладым. "Яшь балам илә ничек ат өстендә көтү көтеп йөрим?" дидем. Ләкин ай да булмады, "Башка төшкәнне күрә бәндә!" дип көтүче булып мал әйдәп киттем. Шулай итеп бер ай микъдары җафа тартып йөрдем.

Соңра кыргыз: "Мин алыс (ерак) җиргә мал әйдәп барам, бер кич кунып кайтырым", дип китте. Мин зур бер сахра уртасында кош шикелле булып балам илә калдым. Адәм юк, хайван юк, хәтта ни булса да, бер җан иясе дә юк. Кыргыз киткән соң, мин акылсызга бер акыл төште: "Бу бетне ашаган нәрсәгә әсир булып ни эшләп торам!" дидем. Аллаһ Тәгаләгә сыгынып (сыенып) бар көчемне җыеп качарга хәзерләндем.

Карангы булган соң, баламны төреп төенчек итеп артка астым. Үземнең нәрсәләремне кулыма тоттым да: "Йә Аллаһ, халас ит (коткар)", дип качып киттем. Көз көне төн бик карангы, җитмәсә яңгыр явадыр. Балам аркамда, үзем йөкле, нәрсәләрем кулымда, аягым ялангач, өстем чыланган, күз күрми, кая барганымны белмим, күзгә төртсәң – күрерлек түгел. Бер йөгерәм, бер атлыйм, бер утырам, бер китәм, бер туктыйм, алдыма кыргыз килеп чыкмаса иде дип куркам, ютәлләмәсәм ярар иде дип котым чыгып барам. Шулай итә торгач, төн буе барып бер башкорт авылына барып җиткәнмен.

Сорашып белгәннән соң, Аллаһ Тәгаләгә шөкер иттем. Бер башкорт карендәшемезгә кереп үземнең кем икәнемне сөйләдем. Башкорт исә мине кызганып, ашатып эчертте, гүя якын белешләре килгән кеби хөрмәт итте. Шуннан соң бераз хәл җыеп үземезнең авылыбызга юлга чыктым.

Ничә атналар үткәннән соң, бер көндә авылыбызга кайтып кердем. Мәгәр дә мине сатып киткән ирем һәмишә монда кайтмаган икән. Кай җирдә икәнен белүче дә юк. Кайтып керүемә атам вә анам вафат булганнар, авылымыз ут казасына очрап, яланда утырып калганнар. Якын карендәшләрем дә юк. Никах кылып алучы бәлки булыр иде, ләкин ирле хатын ничек икенчегә барсын, мөмкин түгел.

Шуннан соң аптырап йөдәп йөреп вакыт җиткәч игезәк ике кыз бала китердем. Бер башыма урын булмаган хәлдә дүрт баш булдык. Ун елдан артык булды шулай итеп дөнья газабын тартып йөрим. Иремнең кайда икәнлеген белмим. Ирле хатын булганым өчен муллалар никах укытмыйлар. Ирем һичвакыт ашарга биргәне юк. Ни җирдә икәне дә, дөньядамы, юкмы – ишеткәнем юк.

Ун ел җыеп хәсрәтләремне бер язучы табып сезгә яздырдым, бу язганнарым исә диңгездән тамчы гынадыр. Шулай булса да, Аллаһ Тәгаләдән бер мәрхәмәт көтәм.

Фатыйма Хәсән кызы
"Вакыт", 15 март, 1906 ел
XS
SM
MD
LG