Михаил Ходорковский Русия конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк ярлыкау нәтиҗәсендә иреккә чыгарга мөмкин. Бүген бу турыда журналистларга Ватандашлар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотов белдерде.
Федотов әйтүенчә, Саклаучы гайсә чиркәвендә Русияне Путиннан коткаруны сорап панк ялваруда катнашкан өчен ике елга иректән мәхрүм ителгән Pussy Riot әгъзалары да ярлыкау белән иреккә чыгарга мөмкин.
Кеше хокуклары омбудсмены Владимир Лукин да бу ярлыкауның җәмәгатьчелектә зур борчылу уяткан барлык диярлек эшләргә кагылырга мөмкинлеген белдерде. Әмма аның әйтүенчә, бу ярлыкау тәртип саклау хезмәткәрләренә каршы көч куллануда гаепләнгән “6 май тоткыннары”на иреккә чыгарга ярдәм итмәс кебек.
Чәршәмбе көнне Лукин һәм Федотов белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин ярлыкау бары “авыр җинаятьләр һәм хакимият вәкилләренә карата көч куллану белән бәйле җинаятьләр кылмаганнарга гына” кагылачак, диде.