Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

Русиянең һава киңлекләре федераль идарәсе чираттан тыш тикшерүдән соң "Татарстан" һава юллары ширкәтенең эш рөхсәтен гамәлдән чыгарырга киңәш итә.

"Татарстан" һава юллары ширкәтенең лицензиясен гамәлдән чыгарырга киңәш итү турында белдерү чәршәмбе көнне Мәскәүдә үткән киңәшмәдән соң Русия һава киңлекләре федераль идарәсенең рәсми сәхифәсендә чыкты. Әлеге киңәшмә "Татарстан" ширкәтен чираттан тыш тикшерү нәтиҗәләренә багышланган иде.

Һава киңлекләре идарәсе "Татарстан" һава юллары эшчәнлегендә зур җитешсезлекләр булуы ачыклануын белдерә. Аерым алганда, хезмәткәрләрне әзерләүдә, очучыларның һәм очкычта хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрнең эш һәм ял вакытын оештыруда җитешсезлекләр булуы, шулай ук сертификат таләпләренә туры килмәүче башка нәрсәләрнең ачыклануы турында әйтелә.

Моннан тыш федераль идарә Татарстанда теркәлгән башка һава ширкәтләрендә дә чираттан тыш тикшерүләр үткәрәчәген һәм "Татарстан" һава ширкәтенең эшчәнеленә обьектив булмаган бәя бирүгә бәйле Татарстан төбәкара идарәсе хезмәткәрләренең эшен тикшерәчәген белдерә.

Чәршәмбе көнне "Татарстан" һава ширкәте башлыгы Әхсән Гыйниятуллин вазифасыннан алынды. Әлеге ширкәтне тикшерүләр ноябрь аенда 50 кешенең гомерен өзгән очкыч һәлакәтеннән соң башланды.
XS
SM
MD
LG