Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төмән өлкәсендә хакимият мөселманнар арасын бутарга тели"


Төмәннең җәмигъ мәчете
Төмәннең җәмигъ мәчете

Төмән өлкәсе вице-губернаторы дини һәм татар оешмалары үзара талашып яшәсен өчен кушып мәкалә яздыра. Бу хакта Азатлыкка Төмән татарлары җәмәгать эшлеклесе белдерде. Ялган язган өчен Төмән казыяте җитәкчелеге авторны һәм мәкалә дөнья күргән сайтны прокуратурага шикаять итте.

URA.Ru сайтында "Төмән өлкәсенең көньягында йогынтыны үз кулларына алыр өчен бәхәс" дип аталган мәкалә басылды һәм ул Себердә яшәүче татарлар арасында зур шау-шу тудырды. Мәкалә авторы Лариса Рычкова прокуратура тикшерүе нәтиҗәсендә Төмән өлкәсе диния идарәсе рәисе, гомерлек мөфти Галимҗан Бикмуллинның 200 мең сум акчаны үзләштерүдә шикләнелүе һәм мәхкәмә карары чыкмас борын ук мөфти кәнәфие өчен үзара тарткалаш башлануы турында яза.

Бүген Төмән өлкәсендә өч дини оешма эшләп килә. Галимҗан хәзрәт җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе мөселманнарының диния идарәсе, ул беркемгә дә карамый. Әлегә кадәр өлкә хакимияте белән хезмәттәшлектә булды, сайлауларда да җитәкчелек алып барган сәясәттән читкә чыкмады. Икенче оешма – Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсенең Төмән өлкәсе казыяте. Өченчесе – Үзәк диния идарәсенә, Уфага караган оешма.

Галимҗан хәзрәтнең кырын эшләре ачыла башлагач янәсе, URA.Ru язуынча, казыят җитәкчелеге Фатыйх Гарифуллин һәм Ильяс Рафиков моңа кадәр өлкә идарәсенә караган мәхәлләләрне үзләренә күчәргә үгетләп йөри башлаган. Казыят үзенең сафларын ныгыту өчен Бикмуллинны сәләфилектә кискен гаепләп, үз тирәсенә исламга тартылган яшьләрне туплый һәм алар "Урта" дип аталган милләтчел оешма төзеп V-VII гасырлардагы кебек Төрки каганлыкларны торгызу идеясе белән яна, дип яза Рычкова исемен күрсәтергә теләмәгән бер чыганакка таянып.

URA.Ru тикшерелмәгән мәгълүматлар да китерә. Янәсе Төмән өлкәсе диния идарәсенә караган 35 кеше хәзер Сүрия гыйсъянчылары ягында сугыша.

Ильяс Рафиков
Ильяс Рафиков
Казыят идарәсенең рәисе Ильяс Рафиков Азатлыкка әлеге мәкаләдә язылганнарның күбесенең чеп-чи ялган булуын белдерде. Аның сүзләренчә, казыят идарәсе URA.Ru һәм мәкалә авторы Рычкова өстеннән 2 декабрь көнне прокуратурага шикаять тапшырган. "Бу сайт безнең хакта беренче тапкыр гына ялган язмый инде. Без яшьләрнең җәйге мөселман лагерен оештыргач та аны мөслеман сугышчылар әзерләү үзәге белән тиңләгән иде ул. Менә хәзер, гомердә булмаган хәл, янәсе без мәхәлләләрне казыяткә күчәргә өндәп йөрибез икән", ди Рафиков

Ул Төмән өлкәсенең көньягында бөтен имамнар да кергән иҗтимагый шура төзелүен һәм аның утырышларына өлкә диния идарәсе җитәкчелеге вәкилләре килүен, соңгысында Галимҗан хәзрәт урынбасарының булуын да белдерде.

"Гомум мәсьәләләрне күтәргәндә, без Галимҗан хәзрәт белән уртак фикердә, тик аның традицион исламны танымыйча сәләфилек юлында булуы белән генә килешә алмыйбыз. Ә гомумән алганда, мин хәзрәтне яхшы һәм тәртипле кеше дип саныйм", ди Рафиков.

Аның фикеренчә, бу мәкалә тиккә генә тумаган, 200 мең сум сәбәп кенә булган. "Өлкә хакимияте һәм күпләр бүген югалып калган хәлдә, чөнки соңгы вакытларга кадәр алар төрле тарихчылар, мисал өчен, Бобров авызыннан традицион ислам кулай түгел, ә 90-нчы елларда гарәп илләреннән кергән сәләфилек кирәк дип әйттерә килде. Нәтиҗәдә радикал исламчылар көчәйде, без хәтта Сүриягә сугышырга киткән 30дан артык кешенең кайберләренең кемнәр икәнен беләбез", ди Рафиков.

Ул Төмән өлкәсе җитәкчелеген мөселман диненә карата ачык һәм анык сәясәте булмауда гаепли. "Милли эшләр комитетының да ачык кына эш юллары юк. Хәзер өлкәдәге бөтен хәлләргә төбәк хакимияте җаваплы булу турында канун кабул ителгәнгә һәм губернатор сайлаулары җитеп килгәнгә алар бүген кая барып бәрелергә белми.

Губернатор урынбасары белән өлкәдәге өч диния идарәсе вәкилләре очрашканда без мөселман динененең яшәеше өчен махсус програм төзергә һәм шуңа таянып эшләү кирәклеге турында әйткән идек. Хакимиятләрнең бүгенге эшчәнлекләренә килгәндә, аны эш дип атау ахмаклык булыр иде.

Губернатор ярдәмчесе белән очрашуда, без Хизб ут-Тәхрирчыларны җыярга, яшьләрне аерым җыярга алар белән киңәшмә үткәрергә кирәк дип тәкъдим иткән идек, яшьләр төрле агымнарга тартылмасын өчен якшәмбе мәктәпләре челтәре булдыруны сорадык, әмма сез боларны эшләмисез бит дип белдердек. Һәм нәтиҗәдә 3 декабрь көнне Тубыл шәһәрендә радикализмга каршы алар имамнарны җыеп киңәшмә үткәрде, шундый ук җыелыш 4 декабрьдә Төмәндә, ә 5-ндә Төмән районында үтте", ди Рафиков.

Фәйзулла Камалов
Фәйзулла Камалов
Төмән өлкәсе татарлары конгрессы шурасы әгъзасы Фәйзулла Камалов Азатлыкка әлеге мәкаләнең Төмән өлкәсендәге татар мөселманнарның арасына чөй кагу өчен махсус язылганлыгын белдерде. Аның сүзләренчә, Рычкова мәкаләне язганда Камаловның теге йә бу темага кайчандыр белдерелгән фикерләрен дә кулланган һәм мәкаләдә бу фикерләр Галимҗан хәзрәт тирәсендә туа башлаган шау-шудан соң әйтелгән кебек итеп бирелгән. Үз вакытында Камалов Төмән өлкәсендәге бер мәгълүмат чыганангына эшче мигрантларның күплеге турында сөйләгән булган. Автор аның сөйләгәннәреннән бер өлешне генә алып һәм аны үзгәртеп үз мәкаләсенә тыгып куйган.

Бу өзек мигрант мөселманнар белән җирле мөселманнар арасында низаг килеп чыксын өчен махсус кулланылган дип белдерә Камалов.

Рычкова мәкаләсен, Камалов әйтте дип, "Милли мәсьәләләрне, беренче чиратта, татарларныкын хәл итү өчен милли-мәдәни автономиягә яңа бик абруйлы, бөтен татарларны берләштерә алырдай җитәкче кирәк. Шул вакытта гына төбәк шул ук сәләфитләргә һәм шулай ук исламның башка радикал агымнарына да каршы тора алачак", дигән юллар белән төгәлли. Камалов мондый сүзләрне гомердә дә әйтмәгәнлеген белдерә.

URA.Ru да мәкалә дөнья күргәч, Камалов авторны телефон аша эзләп тапкан. Нигә булмаганны язасыз дип аңа шелтә белдергән. Камалов сүзләренчә, Рычкова мәкаләне кушып яздырганнарын, инде әзерләп тапшырганнан соң да өстәгеләр тарафыннан күп нәрсәләрнең үзгәртелгәнен, кайбер урыннарның өстәлгәнен белдергән.

"Төмән өлкәсендәге татарлар, мөселманнар арасында низаг тудырырга теләүчеләр өлкә хакимиятендә утыра. Аларның берсе бик зур түрә, хәтта губернатор урынбасары. Без төрле иҗтимагый, дини оешмалар үзара килешеп тыныч кына яши башлаган идек, димәк аларга бу ошамый һәм безнең арага чөй кага. Бу урынбасар милли мәсьәләләрне дә бага. Мәкаләнең аның күрсәтмәсе белән язылуына һич кенә дә шигем юк", ди Камалов.

Рифхәт Насыйбуллин
Рифхәт Насыйбуллин
Төмән өлкәсе милли эшләр комитеты баш белгече Рифхәт Насыйбуллин әлеге мәкаләдә язылганнарның дөресме, әллә дөрес түгелме икәнлеген мин әйтә алмыйм дип белдерде.

"Мәкаләдә ниндидер фактлар китерелгән икән алар тикшерелсен, махсус органнар бар бит. Төрле дини юнәлешләр булу бу органнарда да сорау тудырырга тиеш.

Әле күптән түгел генә Русиянең беренче каналымы, әллә икенче каналмы Сүриядән кайткан бер кешене күрсәтте. Ул Русиядән аерым әллә отряд, әллә батальон сугышуы турында сөйләде. Ул интервью биргәч ФСБ аларның кемнәр һәм аларның кайсы өлкәдән икәнен белә торгандыр дип уйлыйм. Ул Рычкова белеп язгандыр бәлки. Үз сүзләре өчен җаваплылыкта икәнен беләдер дип уйлыйм", ди Насыйбуллин.

Төмән өлкәсендә татарлар бер-берсен яхшы белә, аралаша. Андый-мондый хәл була калса хәбәр көнендә үк бөтен өлкәгә тарала. Насыйбуллин үзенең Төмән өлкәсе татарларының Сүриягә сугышка чыгып китүләре турында ишетмәвен әйтә.

Төмән өлкәсендә төрле дини идарәләргә караган оешмаларның эшләп килүен "бары тик зур зыян гына ясый" дип саный Насыйбуллин. "Халык бит бер генә. Өчме, әллә күбрәк идарә булуны мин үзем дөрес түгел дип саныйм. Аларның һәркайсы менә безнекендә дөрес укыталар, безнекеләр диннең дөрес юлында дип чыгалар. Хәзер яшьләр үз-үзләренә бикләнеп, бөтенләй капланышып йөри. Бездә бит элек андый хәлләр булмаган. Мин бу (Бикмуллинга караган) дини идарәнең дә йогынтысы бар дип уйлыйм", ди Насыйбуллин.

Галимҗан хәзрәтнең бу 200 мең сум белән өлкә хакимияте алдында абруе төштеме, әллә юкмы дигән сорауга Насыйбуллин: "Халык алдында төшәргә дә мөмкин, ә менә өлкә җитәкчелеге алдында ничек булуын әйтә алмыйм", диде.

Күп очракта Русиядә финанс эшләрендә мутлыклар, йә булмаса берәр җитешсезлек ачылса һәм хакимияткә якынрак берәү шикләнелсә, аны йолып калырга, артык зур шау-шу тудырмаска тырышалар. Моңа кадәр Галимҗан хәзрәт өлкә хакимиятеннән мәчетләрне төзекләндерү, газет чыгару, хаҗга сәфәрләр оештыру һәм башка эшләр өчен өчен финанс ярдәмнәре алып тора иде.

Рафиков һәм Камалов бүгенге көндә 200 мең сум нәрсә инде ул, нигә шау-шу куптарып торырга, эшләгән кешенең финанс җитешсезлекләре дә булырга мөмкин, дип әйтә.

Галимҗан Бикмуллин
Галимҗан Бикмуллин
Галимҗан хәзрәт Азатлыкка акчаларны кесәсенә салмавын, ә Төмән җәмигъ мәчетендә тәхәрәтханәләрне яңарту өчен тотканлыгын белдерде. Бу финанс җитешсезлекләре прокуратура тикшерүеннән соң ачыкланган.

“Без күп еллар буена җәмигъ мәчетендәге тәхәрәтханәләрне төзекләндерү өчен акча сорап килдек, бирмәделәр. Шуннан авыллардагы мәчтеләргә акча бирә башлагач Түбән Тәүде районындагы Казанлы мәчетенә сораган идек. Акча Казанлыга бирелде, ә без аны тәхәрәтханәгә тоттык”, ди Бикмуллин.

Төзекләндерү өчен ул бу акчаларның гына җитмәгәнен, ә үзенә дип алып куйган кирпечләрне дә тотуын әйтә. Бикмуллин сүзләренчә, аларга караган 35 мәчет тикшерелгән һәм прокуратура күбесендә бер эш өчен бирелгән акчаларның икенче максатта тотылуын ачыклаган.

Мөфти Төмән өлкәсендәге калган бер генә дини идарә белән дә низагка кермәвен белдерә. "Барыбызга да эш җитәрлек монда. Әле күптән түгел генә түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрдек. Башка оешмаларның вәкилләре дә килгән иде. Бергә эшләргә дип финанс шурасы да төзеп куйдык", ди ул.

Галимҗан хәзрәт вице-губернатор Сергей Сарычов белән мөнәсәбәтләренең яхшы булуын, әле узган атнада гына Русия эчке эшләр министрлыгының Төмән идарәсеннән мактау кәгазе алуын да әйтте.

"Бу шау-шуны тудыру кемгә кирәк икән дип аптырыйм. Күрәсең, безнең арада татулык булмау кемгәдер кирәк, Әллә Үзәк диния идарәсе ягы бу галәмәтләрне кылып ята инде. Минем өстән күп шикаять язылган дип тә әйтәләр", ди Бикмуллин.

Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров бу акча проблемы килеп чыгуга ук конгресс җитәкчесе Нурулла Саттаров белән киңәшеп Бикмуллинга 200 мең сум акча бирүләрен һәм Казанлы авылында эшләнергә тиешле эшләрне тиз генә башкарып куярга тәкъдим иткәннәрен белдерә. Әмма Галимҗан хәзрәт бу акчаларны кире хакимиятләргә илтеп тапшыра.

Насыйров сүзләренчә, акчаны кире илтеп бирү хокук саклау оешмаларына “менә урлаган булгансың, шуңа күрә китереп биргәнсең” дип әйтергә мөмкинлек кенә бирә. Насыйров та акча проблемының тиктән генә килеп чыкмаганлыгын әйтә.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров
"Галимҗан хәзрәт тирәсендә барган шау-шуның төбендә алдагылар ятарга мөмкин. 20 ел буена Төмән хакимияте Галимҗан хәзрәтнең янында сәләфи, ваһһаби имамнар торганны белә торып, аны үз канаты астында тотты. 2012-13 елларда бу хәлләргә күзләрен ача башладылар. Хакимият нидер эшләтүнең бик кыска юлын куллана. Безнең дин әһелләренең финанс эшләрен алып барганда наданлыгын белә алар. Алдан акчалар бирелә, аннары кешеләр табып алардан хатлар яздырып җинаять эше ачып та куялар. Без синең белән эшли алмыйбыз, менә монда урлагансың дип әйтергә бу хәл сәбәп булып тора", ди Насыйров.

Аның фикеренчә, хакимият бер кулы белән җитешсезлекләрне үзе тудыра тора һәм икенче кулы белән аларны хәл итмәкче була.

"Әкертен генә эшләнде барсы да. Мәдәният йортлары, мәктәпләр ипләп кенә ябылды. Яшьләр үзләренә урын тапмыйча аларны криминалга тыктырдылар, дингә килсәк, егетләр имамнардан җавап таба алмаганга сәләфилеккә, Хизб ут-Тәхриргә китте. Күп эшләр халыкта гыйлем булмасын, халык хак юлда балмасын дип төптән уйланып эшләнә", ди Насыйров.

Аның фикеренчә дә, Рычкованың бу мәкаләсе дә татар мөселманнарны бер-берсенә каршы китерү өчен махсус язылган. Бүгенге хәлләр киләчәктә Төмәндә Русия ислам университеты филиалын ачуга да киртә салырга мөмкин ди ул.

“Хөкүмәт белән халыкның алдагы теләкләре уртак түгел икән бу гел каршылыклар гына китереп чыгара. Бүген бернинди идеология дә юк”, ди Насыйров. Төмәндәге ислам дине тирәсендәге ыгы-зыгыдан диния идарәләре үзара килешеп чыга алмаячагын да әйтә. “Мөфти чалмасы кигәннәр эшләгән урыннарын үзләренә мал таба торган җир итеп кенә карый. Аларның төп максатлары халыкны исламга тарту, аны агарту түгел”, ди Насыйров.

Төмән өлкәсен Хизб ут-Тәхрирчылар оясы дип атый Насыйров. Ә нигә хакимият бу хәлгә юл куйган соң дигән сорау да туа. "Хакимият элек тә бу оешмага кергәннәрне белә иде. Күпләр инде утырып та чыкты. Элекке елларда халык ничек акча табыйм, ничек тормышымны бөтәйтим дигән кебек хакимияттәгеләр дә ничек байыйм икән дип уйлап бу дини агымнарга игътибар бирүне кирәк санамады, хәзер инде байлыкларын югалту куркынычының бу төрле агымнар ягыннан да килгәнне сизә хакимияттәгеләр”, ди Насыйров.
XS
SM
MD
LG