Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 09:00

Киевта Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек оешмасы министрлары җыелды


Украина башкаласында меңләгән кеше катнашында хөкүмәткә каршы чаралар дәвам итүенә карамастан Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы тышкы эшләр министрларының 20нче утырышы кичектерелмәде. Украина премьер-министры Николай Азаров кунаклар алдында ясаган чыгышында "ризасызлык чаралары яшь демократик ил өчен гадәти күренеш", диде.

Киев һәм Украинаның башка шәһәреләрендә хөкүмәт һәм президентны урыннарыннан китәргә чакырган урам җыеннары дәвам итә. Пикетчылар Украина җитәкчелегенең Европа берлеге белән килешү имзаламавына ризасызлык белдерә.

Ике көн элек АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Киевтагы утырышка килүдән баш тартты.

Чәршәмбе көнне Украинага килгән Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле Киевның Бәйсезлек мәйданында протест белдерүчеләр белән очрашты һәм "Европа ишекләре Украина өчен ачык булып кала", диде.

XS
SM
MD
LG