Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:07

Татарстан һәм Чечня президентлары иң тәэсирле 50 мөселман арасында


Амманда Стратегик тикшерүләр белән шөгыльләнгән патша ислам үзәге иң тәэсирле 500 мөселман исемлеген төзеде.

Дөньяда иң тәэсирле мөселман итеп Каһирәдәге Әл-Әзһәр университеты мөгаллиме шәех Әхмәд Мөхәммәд әт-Тайиб санала. Икенче урында Согүд Гарәбстаны патшасы Абдулла бин Габдел-Әзиз. Узган ел патша беренче урында иде. Беренче өчлекне Иранның югары җитәкчесе Аятулла Сәет Али Хомейни йомгаклый.

Беренче иллелеккә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Иран президентлары да кергән.

Исемлектә шулай ук танылган мөселман галимнәре, сәясәтчеләр, руханиләр, сәнгать, спорт һәм мәдәният әһелләре дә бар.

XS
SM
MD
LG