Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда парламентны таркатырга чакыралар


Акмәчеттә җирле евромәйдан җыены
Акмәчеттә җирле евромәйдан җыены

Мондый тәләп белән Акмәчәттә җирле евромәйдан җыеннарын үткәргән украин оешмалары вәкилләре чыкты. Бу хакта Акмәчәттә евромәйдан оештыручыларының берсе Сергей Ковальский хәбәр итте.

"Киевта булган вакыйгалар буенча Кырымда җәмәгать тыңлауларын үткәрергә тәкъдим ителгән иде, ләкин хакимиятләр моны эшләмиләр. Без Украина Югары Радасындагы бөтен фракция җитәкчеләренә бу мәсхәрәле Кырым Югары Радасын таркату хакында карарны көн тәртибенә кертергә дигән мөрәҗәгать белән чыгабыз",- диде Ковальский.

Билгеле булганча, Кырым парламенты 2 декабрьдә президентка мөрәҗәгать юллап, кирәк булса илдә гадәттән тыш вазгыять игълан итүне тәкъдим иткән иде. Кырым Югары Радасының бу чираттан тыш утырышында “Курултай-Рух” фракциясе вәкилләре Рифат Чубаров һәм Леонид Пилунский Киевтагы хәлләр буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрергә тәкъдим иткән иделәр.

Кырым парламентын таркатырга чакырган Кырымдагы украин оешмалары вәкилләре көн саен кич алтыдан җидегә хәтле Акмәчет мәйданында митинглар үткәрәләр, ләкин монда килүче кеше күп түгел. Бу җыелышларны оештыручыларның берсе Андрей Щекун, Кырымда тик евромәйданга каршы булганнар гына бар дип уйламасыннар, монда евромәйдан тарафдарлары да бар дип бу җыелышларны үткәрәбәз, ләкин Киевта оппозиция юлбашчылары нишләргә җыенганнарын безгә дә белергә кирәк, диде.

4 декабрьдә Акмәчетнең үзәк мәйданында Кырым хөкүмәте бинасы каршында узган евромәйдан җыенында “Янукович, Кытайда кал!” дигән шигарләр бар иде, “Мәскәүгә билет” дип кәгазьдән ясалган очкычлар җибәрелде.

Кырым парламенты утырышы
Кырым парламенты утырышы
Кырым Югары Радасы исә 3 декабрьдә президиум утырышы үткәреп, Украина Югары Радасы рәисе Владимир Рыбак исеменә, Украина хөкүмәтен таркатмагыз дигән мөрәҗәгать юллаган. Шулай ук мәгариф министры Дмитрий Табачник исеменә илдәге вакыйгалар уңаеннан уку процессын өзүгә юл куймаска чакырган мөрәҗәгать юлланган. Кырым Югары Радасы рәисенең беренче урынбасары Сергей Донич исә, Киевта мәйданда торучылар – ул бөтен илебез, бөтен украиннар түгел, алар – адәм актыклары, Кырымга килсәләр, монда кирәген алырлар, диде.

Шуны да әйтергә кирәк, 1 декабрь төнендә Киев мәйданында Кырымнан “Бөркет” төркемнәре катнашканы ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, 3 декабрьдә Кырымнан Киевка бу махсус төркемнән 200 кеше, 18 спецтехника юлланганы матбугат чараларыннан билгеле булды.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров оппозициянең Киевта узган “Народное вече” җыенында чыгыш ясап, “Без сезнең белән бергә, кырымтатарлары үзләренең киләчәген Украина белән бергә күрәләр”, диде. Мәҗлес президиумы Украина хөкүмәтен урыныннан алу таләбенә теләктәшлек белдерү хакында мөрәҗәгать кабул итте.

Киев мәйданындагы чараларда йөзгә якын кырымтатары да катнаша. Мәҗлес Киевка Судак, Бахчасарай, Иске Кырымнан кырымтатарлар җыелып барганын хәбәр итте.

Ә менә “Соболь” казаклар оешмасы Кырымда 5 декабрьдән башлап ниндидер кизү, тикшерүләр башлаячагын игълан итте. Алар үзләренең тикшерү нокталарын Кырым керешендә Чонгарда, Армянскида, тимер юл вокзалында куячакларын, “фашист элементларын” тотачакларын игълан иттеләр. Әмма бу фашист элементларын ничек билгеләячәкләрен хәбәр итмиләр. “Соболь” җитәкчесе Виталий Храмов элегрәк кырымтатарларга карата күп кенә шовинист чыгышлар ясаган иде. Мондый чыгышлары өчен аны 2010 елда Кырымнан депортацияләделәр, 5 ел дәвамында аның Украинага керергә хакы юк.
XS
SM
MD
LG