Accessibility links

Төмәндә себертатар теле көне үтте


Бергәләшеп "Туган тел"не башкару һәр чарада гадәткә әверелде
Бергәләшеп "Туган тел"не башкару һәр чарада гадәткә әверелде

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә һәм Ямбай музеенда 29 ноябрь – себертатар теле көне уңаеннан чаралар оештырылды.

Себертатар теле көне әле беренче мәртәбә генә үткәрелде. Динар Абукин җитәкчелегендәге шәһәр себер татарлары милли-мәдәни автономиясе чираттагы утырышында 29 ноябрьне себертатар теле көне дип билгеләп үтәргә карар кылды.

Ник бәйрәм өчен нәкъ менә бу көнне билгеләдегез, дигән сорауга Динар әфәнде: “Бу дата әле ирекле, - дип җавап бирде, - себертатар телен үстерү юнәлешендә ел саен үткәрелә торган шундый берәр проект булдыру турында күптән уйлый идек, автономия шурасында иң яхшысы “Себертатар теле көне” булыр дигән фикергә килдек һәм быелга 29 ноябрьдә үткәреп торырга килештек. Киләчәктә бер тарихи датага нигезләнгән көнне билгеләү турында тарихчылар белән сөйләшүләр алып барабыз”, дип җавап бирде.

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә бу көнне иртән үк укучылар өчен себер татарлары мәдәниятенә багышланган экскурсияләр оештырылды. Алар себер татар халкының “Әмәл” бәйрәмендә дә катнашу мөмкинлеге алдылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.

Балалар себер татарлары шагыйрьләре шигырьләрен башкара
Балалар себер татарлары шагыйрьләре шигырьләрен башкара
Аннары себер татар язучылары, шагыйрьләре, татар теле укытучылары, галимнәр, милли матбугат чаралары, оешмалар вәкилләре Әдәби кунакханәгә җыелдылар. Оештыручылар җирле тарихка кагылышлы, өлкәбез язучы-шагыйрьләренең китапларыннан күргәзмә әзерләгәннәр.

Себертатар телен фәнни яктан өйрәнүче, урыс–себертатар сүзлеген булдыручы, аның фонетикасын, сүзләр составын, грамматикасын (әле дөнья күрмәгән) төзүче филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин себертатар телен үстерүдә ирешкән уңышлар һәм планнар, Нефтеюгански шәһәреннән килгән интернетта “В контакте” сайтындагы “Сибирские татары *туган телтә кәпләшәйек*” төркеменең модераторы Марат Хәмзин себертатар теле 2010 елда ЮНЕСКОның югалып баручы телләр исәбенә кертелүе һәм аңа быел май аенда мөстәкыйль тел булуын раслаган халыкара код (ISO 639-3) бирелүе, филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова үзе язган бишек җырлары, шигырьләре, Әнәс Гаитов үзе җитәкләгән себер татарлары язучылар оешмасы эше, икенче модератор Марат Корманов “Кәбәрце” газетасы, филология фәннәре кандидаты Луиза Сурметова музыкаль фольклор, филология фәннәре кандидаты Нәсия Уразова себер татарлары әдәбияты, шагыйрә Клара Кучковская шигырьләрнең ничек язылуы турында докладлар укып киттеләр.

Төбәгебез шагыйрьләре - Галия Абайдуллина, Рәкыйп Ибраһимов, Сәгыйт Сәгыйтов
Төбәгебез шагыйрьләре - Галия Абайдуллина, Рәкыйп Ибраһимов, Сәгыйт Сәгыйтов
– Себертатар телен мөстәкыйль итү өчен шагыйрь Булат Сөләйманов күп тырышты. Ул әле таныш булмаган материалларны эзләп тапты, аларга таянып себер татарларына телебезне, мәдәниятебезне яратуыбызны, белүебезне васыять итеп калдырды. Соңгы елларда Кучковская гел себертатар телендә генә ике китап, Хөснетдинова шигырь, җырлары тупланмасын, дискын, минем сүзлек, фонетика, сүзләр составы буенча китапларым дөнья күрделәр, - дип Максим соңгы яңалыклар белән таныштырды. - “Кәбәрце” газетасының ике санын чыгардык. Халыклар исәбен алу вакытында исемлеккә аерым халык буларак кертелү мәсьәләсен хәл иттек, язучылар союзы булдырылды, шәһәр татар мәдәният үзәгендә безнең телдә җырлар башкарыла, бәйрәмнәр үтә. Тагын да бер шатлыклы хәбәр – чит илдә телебез аерым тел буларак танылды, моны революция дип аңларга була. Колагыбызга иң якын, рәхәтләнеп гәпләшә торган үзебезнең телдә шундый зур чаралар да оештырып була икән бит! Тик болар барысы да үзебезнең акчага эшләнә. Хөкүмәтнең булышканы юк. 2010 елда халык исәбен алганда 6779 кеше “себер татары” дип язылды.

Себертатар әдәбияты
Себертатар әдәбияты
Ерак Тубыл каласыннан кунакка килгән җирле шагыйрә Галия Абайдуллина, 10 китабым басылды, себертатар телен бик яхшы беләм, инде үз телемдә дә яза башлармын, диде.

Мөнирә Хөснетдинова: “Мин кечкенә чагымнан ник без болай гәпләшәбез дип хәйран кала идем. Бу сорауга еллар үткәч тә җавап таба алмадым. Мин шулкадәр шат бүген үз телебездә рәхәтләнеп гәпләшә алганыбызга, шундый чаралар үткәрү мөмкинлегенә, себертатар телендә китаплар бастырганыбызга, җырлаганыбызга бик шатланам”, - күңеленнән ташып чыккан хисләрен җыр итеп җиткерә алды.

Радик Чаббаров күргәзмәсендә
Радик Чаббаров күргәзмәсендә
Кучковская: “Телебезнең өстәл артында гына сөйләшерлек булып калуын теләмибез, ул үссен, ныгысын иде. Безгә яшьләр кирәк”, - дисә, озак еллар себертатар теленең мөстәкыйльлеге өчен көрәшеп йөргән Әнәс Гаитов бүген бу эшне яшьләр үз кулларына алуга сөенечен белдерде.

Туган телдә гәпләшеп, аның үсешенә шатланган кунаклар рухи азык алырга беренче катка Радик Чаббаровның рәсемнәре күргәзмәсен карарга ашыктылар. Күргәзмәдә авторның графика ысулы белән ясалган картиналары, рамга сыймыйчан, менә алга килеп төшәм, дип торган чәчәк, көймәле күл һәм башка рәсемнәре тамашачыларга бик ошады.

Себер татарлары ашларын пешерүче Җәмилә Хәкимова
Себер татарлары ашларын пешерүче Җәмилә Хәкимова
Ул арада аш-су осталары милли ризыклар белән озын өстәлләрне тутырып та куйганнар, чәйләре кайнаган иде. Һәркем тәбикмәк, ләпәтәй, сөямә, ция шәнкә, кәпәц бавырсак һәм башка себер татарлары ашлары белән сыйлангач, залда эчтәлекле концерт карадылар. Анда Арангуловлар, Чулпан Акъярлы, үзәк иҗат төркемнәре, “Акъярлы” бию коллективы, “Сандугач” үзешчәннәре зур тамаша күрсәттеләр. “Мирас” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Искер турында сөйләде.

Шәһәр думасы депутаты Динар Абукин һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Инна Ермакова активларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Ямбайда себертатар теле көне

Ямбай себер татарлары музеенда җитәкче Халидә Садыйкова мәдәният үзәге белән бергә татар классларында укучы 5-6нчы сыйныф укучылары өчен “Себертатар тел көне” кичәсен үткәрде. Аларга тел, әдәбият турында сөйләп, себертатар телдә чыккан китаплар белән таныштырды. Себертатар телендәге сүзләрне барлауда укучылар авызларына су капкандай утыра бирделәр – туган телдә дә, әдәби телдә дә белемнәре бик сай булып чыкты.

Ямбай уен кораллары ансамбле
Ямбай уен кораллары ансамбле
Мәдәният үзәгендә эшләп килүче уен кораллары (җитәкчеләре Зөлфирә Мөхәммәдҗанова), яңа оешкан “Шатлык” җыр ансамбльләре чыгышлары тәкъдим ителде, үзәк хезмәткәре Гөлфия Әмирова балалар белән борынгы “Курмац кур» уенын уйнатты. 5нче класс укучысы Мәдинә Таймасова матур итеп туган телне яратырга кирәклеген белдереп шигырь сөйләде. Аннары авылдашлары шагыйрь Сәгыйт Сагитов, Вәлхиз Кәримова, Икълимә Хәлитуллина укучыларга туган телне белергә, өйрәнергә, өйдә әти-әниләренә дә өйрәтергә кирәклеген мисаллар аша төшендерергә тырыштылар. “Мондый чараларны күбрәк үткәрергә кирәк, - диде Сәгыйт Сагитов. – балалар үз телләрен ишетеп үссеннәр, әдәбиятларын белсеннәр. Минем менә дүртенче китабым чыкты. Себертатар сүзләрен үз шигырьләремдә гел кулланырга тырыштым. Алар телне баета гына, күп телне белү фикерләргә өйрәтә”.

6нчы класс укучысы Богдан Климович әнисе Зөһрәнең дә кечкенә вакыт туган телен белмәвен, ә хәзер инде әбисеннән тырышып өйрәнүен сөйләве башкаларга да үрнәк булсын иде. Татар әти-әниле гаиләләрдәге балаларның да “мама” сүзенең татарчасы нинди булганлыгын әйтә алмый утырулары матур күренеш түгел инде. Аннары һәркемне хуш күреп каршы алган музей хезмәткәре Әлфия Яминова себер татарлары ашлары тезелгән чәй өстәленә чакырды.

Мәдәният үзәгендәге музей
Мәдәният үзәгендәге музей
XS
SM
MD
LG