Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:49

5 декабрь Уфада "Фикер" клубы уздырган утырышта яңа шигырь китабы тәкъдим ителде. Чарада шагыйрьләр, әдәбият галимнәре катнашты.

Уфаның Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында "Фикер" клубы үткәргән утырышта Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең яңа табадан төшкән “Тәүге тукталыш” исемле шигырь китабын тикшерелде.

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрь Илдус Фазлетдинов:

Рәсим Шәфи-Рәхмәт

Рәсим Шәфи-Рәхмәт

“Һәркемгә таныш күренештән шагыйрь олы фәлсәфи эчтәлек табып, аны гомумиләштерүгә ирешә. Дөньяны бары тик үзенчә күрү, кеше ак дигән әйберләрне “кара” дип әйтергә курыкмау, парадоксаль фикерләү осталыгы, катлаулы ассоциацияләр тудыру маһирлыгы — шагыйрьнең асыл сыйфатлары шулдыр. Бу җыентык Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең зур уңышы булып тора һәм әдәбиятыбызга көчле, кабатланмас шагыйрь килүен дәлилли. Мисалга берничә кыска шигырен китерәм:

* * *
Шигърияттә — малай мин,
Хатын өчен — бабай мин...

* * *
Тагын кыстым билне.
Ну, бу илне...”

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов:

Марат Кәримов

Марат Кәримов

“Рәсим иң башта фәлсәфи тирәнлеккә омтылучы шагыйрь. Ләкин ике тапкыр ике гел генә дүрт булырга тиеш түгел. Аеруча фәлсәфәдә. Ә аныкы дүрт булып чыга. Шуңа мин аның гадилектән качып, тирәнлеккә омтылуын телим. Шигырьләрендә автор үзе күренми, ул читтән күзәтүче кебек. Мин моның белән дә килешмим, бу эмоциональлекне киметә. Ә уңышларына бары шатланырга гына кирәк. Шигърияткә үз тавышы, үз моңы булган үзенчәлекле шагыйрь килде.”

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина:

Лилия Сәгыйдуллина

Лилия Сәгыйдуллина

“Мин әберкәле, бала итәкле күлмәкләрне яратмыйм. Шигърияттә дә шулай: катлы-катлылыкны кабул итеп бетмим. Шигырь тирән, ләкин үтә күренмәле булырга тиеш. Рәсимдә хис-тойгы нигезендә туган образлы фикерләр җитми. Рәсимне башкаларның фикерләре “урлауда” гаеплиләр. Ләкин бу барлык шагыйрьләрнең теге яки бу күренешне үзенчә күрүе. Ягъни типологик образ гына. Хис-тойгылар нигезендә туган образлар. Мин аның шигъриятендә еш кабатланган концепт - ягъни терәк сүзләрне дә атап китәр идем. Алар: өмет, эш, җил концептлары”.

“Кызыл таң” гәзите хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Ләйсән Кәшфиева:

“Рәсимнең шигырьләре сискәндерә, үзебез еш абынып, инде белергә, аңларга тиеш булып та инанырна өлгермәгән хакыйкатькә инандыра. Рәсим кысыр хисләргә исереп кенә кулына каләм алмый, ул әйләнә-тирәне үзгә бер яссылыкта күрә, шуны шигъри сүз белән әйтеп бирә ала. Еш кына аксакаллар акылы, йөзьяшәрләр фәлсәфәсе саркылып тора аннан:

Һәрвакыт нәрсәдер көтеп
Гомерләр китә үтеп:
Тәүдә үтә дөнья көтеп,
Соңыннан — үлем көтеп.

Рәсим Шәфи дөнья ыгы-зыгысын чак кына читкәрәк китеп, мыек астыннан елмаеп күзәтә кебек. Ирексездән укучы яшәү мәгънәсе, фани дөньяның чаңы, мәңгелек кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр була”.

"Фикер" клубы Рәсим Шәфинең “Тәүге тукталыш” китабын агымдагы елда чыккан шигырь китаплары арасында ел китабы дип билгеләде. Китапны халыкка җиткерү, тарату чаралары тикшерелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG