Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда иң уңган гаиләне сайладылар


Кидрәчевлар гаиләсе
Кидрәчевлар гаиләсе

Җиденче тапкыр үткән "Оренбур төбәгендәге иң яхшы яшь гаилә" бәйгесендә Кидрәчевлар иң уңган гаилә дип табылды.

Җаек ярлары буенда урнашкан ял йортында өч көн барышында гаиләләр көч сынашты, ял итте. Фестивальнең оештыручылары – өлкәнең яшьләр департаменты һәм яшьләр проектының региональ агентлыгы. Гран-прига ике гаилә лаеклы дип табылды. Бәйгенең ярымфиналы иң элек районнарда үтте. Финалга чыккан 12 гаилә бу бәйгегә бик җитди әзерләнгән булып чыкты.

Милли ризык бәйгесендә Кидрәчевлар гаиләсе татар халык ашларыннан, бүгенге көндә сирәк әзерләнә торган җәймәне, күңел биреп пешергән ризыгы турында сюжет күрсәтте. Гаилә башлыгы Альберт Кидрәчев фермер хуҗалыгында агроном булып эшли, хатыны Зөлфия – балалар бакчасында шәфкать туташы, олы уллары Дамил – дүртенче сыйныфта укый, Камил – балалар бакчасына йөри.

Кидрәчевлар гаиләсе курчакларны милли киемнәргә киендергән
Кидрәчевлар гаиләсе курчакларны милли киемнәргә киендергән
Финалда катнашкан һәрбер гаилә күргәзмә әзерләде. Кидрәчевлар гаиләсе курчакларны милли киемнәргә киендергән, үзләре бәйләгән шәлләр, киемнәр алып килгән, әтиләре уллары белән агачтан татар йорты күренешен эшләгән, шулай да арасында иң кызыклысы – агачтан ясалган 300 кешедән торган гаилә шәҗәрәсе. Бу тату гаиләнең үзләре белән таныштырулары да үзенчәлекле булды: Зөлфия рәсем төшерде, ә зур уллары Дамил гаиләләре турында сөйләде.

Кидрәчевләр гаиләсендә хезмәт һәрвакыт беренче урында. Балалары өчен әниләре тыныч, чөнки бу гаиләдә бит барысы да хөрмәткә, мәхәббәткә, бер-береңне аңлауга, яратуга корылган.

Кидрәчевлар гаиләсе
Кидрәчевлар гаиләсе
Әхмәт белән Сылу Кидрәчевлар гаиләдә ике малай, бер кыз үстерәләр, балаларының өчесе дә югары белемне. “Безнең Ибрәй авылы XVIII гасырның икенче яртысында барлыкка килә, авылның икенче төрле исеме дә бар: татарлар аны, яратып Таллы елга дип тә йөртәләр”, дип сөйләде мәктәптә 40 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Альбертның әнисе Сылу Кидрәчева.

“Мин үземнең кызымны Кидрәчевлар гаиләсенә кияүгә бирдем. Ул гаилә бик шәп гаилә булып чыкты, кызымны яраттылар, үз иттеләр, моның өчен мин кода белән кодагыема рәхмәтлемен. Эшчәннәр, тырышлар, ике бала таптылар, балалары тәртипле”, дип сөйләде Переволоцки районы Зубачи авылында яшәүче, Зөлфия Кидрәчеваның әнисе Райлә Әмирова.

“Финалга юл авыр, ләкин күңелле булды”, диде оештыручылар, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Финалда катнашкан 12 гаиләнең һәрберсе аерым номинацияләрдә үзләренә хас матурлыклары, күркәм сыйфатлары белән балкыды. Барлык гаиләгә дә фестивальнең махсус бүләкләре тапшырылды. Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алу шулай ук бу бәйрәмнең якты истәлеге.
Инде һәммә кеше түземсезлек белән көткән мәл җитә.

Гран-при ияләре - Җәлиловлар гаиләсе (с) һәм Кидрәчевлар гаиләсе
Гран-при ияләре - Җәлиловлар гаиләсе (с) һәм Кидрәчевлар гаиләсе
Гран-при иясе кем икән быел? Бәйрәмне алып баручылар тантаналы итеп ике гаилә исемен яңгырата: Гран-при ияләре булып Красногвардейски районының Ибрәй авылыннан килгән Кидрәчевлар һәм Новоорскидан булган Җәлиловлар гаиләсе таныла. “Бу көрәш бик нык кыен булды, көндәшләр көчле иде. Шуларның өчесе – татар гаиләсе, алар белән беррәттән бардык, җиңгәнебезгә куанабыз, безнең район җитәкчеләребез дә көчле иде, алар безгә әзерләнергә күп ярдәм итте”, дип сөйләде Альберт Кидрәчев.

Кидрәчевлар гаиләсе шәҗәрәсе
Кидрәчевлар гаиләсе шәҗәрәсе
”Эчтән генә уйладык инде җиңәрбез дип. Бик нык әзерләндек, безнең оештыручыларга зур рәхмәт”, диде Зөлфия Кидрәчева.

Красногвардейски районында үткән бәйгене оештыручы Ольга Кривенко: “Кидрәчевлар әлеге бәйгегә әзерлек барышында ук җитдилек күрсәтте. Оренбурның иң яшь һәм иң уңган гаиләсе исеменә һәм Гран-прига Кидрәчевлар лаеклы”, диде.
XS
SM
MD
LG