Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:55

Медведев Конституциягә православие турында төзәтмә кертүгә каршы


Русия премьер-министры Дмитрий Медведев узып баручы елга телевидениедә йомгак ясап икътисад, амнистия, Украина, торак-коммуналь комплекс һәм башка күп кенә мәсьәләләр турында сөйләде.

Русия икътисадын Медведев "сүлпән" дип атады һәм дөньяда икътисади кризис вакытында Русиядә аны үзгәртеп булмаячак, дип белдерде.

Конституциянең 20 еллыгына амнистиягә тукталып Медведев Русиядә сәяси тоткыннарның булмавын әйтте һәм Михаил Ходорковский, Pussy Riot кебекләрнең тәртип һәм кануннарны бозулары өчен төрмәдә утыруларын белдерде.

Премьер Конституциягә православиенең Русиядәге аерым роле турында маддә кертүгә каршы икәнен әйтте.

"Премьер белән сөйләшүдә" Беренче канал, Русиянең дәүләт телевидениесе, РЕН ТВ, НТВ һәм "Дождь" телеканалы хәбәрчеләре катнашты.

XS
SM
MD
LG