Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада көчле давылда һәлак булучылар бар


Польша, Дания һәм Британиядә узган төндә булган көчле давылда алты кеше һәлак булды, берничә кеше яраланды. Соңгы 30 елдагы иң көчле бу атлантик давыл Германия, Нидерланд, Бельгиягә дә бәрде. Циклон үзәгендә җилнең тизлеге сәгатенә 228 чакрым булган.

Британиянең көнчыгышында диңгез буенда яшәгән меңләгән кеше өйләреннән китә. Дулкыннар соңгы 60 елда булмаган биеклеккә менә. Лондонны су басудан саклар өчен шәһәрнең көнчыгышындагы буа ябылган.

Польшада 100 меңләп кешенең электр энергиясе өзелгән. Даниядә транспорт өлешчә туктатылган, 30 меңләп йортта ут юк.

Германиянең "Люфтганза" һава ширкәтенең 70 очышы кичектерелде.

Русиянең көнбатышында давыл аркасында сигез меңнән артык кеше утсыз утыра. Калининград һәм Новгород өлкәләрендә мәктәпләр ябылган.
XS
SM
MD
LG