Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:00

"Путин Уеннары": Сочи төзелешләрендәге коррупция турында фильм


Сочи Олимпия уеннарын әзерләүчеләрнең канун бозулары турында документаль фильм төшерүчеләр әйтүенчә, Русия хакимиятләре бу фильмның тамашачыга тәкъдим ителүенә киртә куярга маташкан.

"Путин Уеннары" исемле бу фильмда Олимпия корылмалары төзелешендәге коррупция, хокук бозулар, табигатькә зур зыян китерүләр сурәтләнә.

Продюсер Шимон Бауманн әйтүенчә, Русиядә инде өч мәртәбә аның янына бу фильмны сатып алырга теләүчеләр килгән булган. Әмма Бауманн фильмны халыктан яшерергә теләүчеләр белән бернинди сөйләшүләргә дә кермәячәген белдергән.

“Аны сораучылар мине бер дә гаҗәпләндермәде. Мин инде Русиядә шактый яшәдем һәм бар нәрсәне дә акчага сатып алып була дигән нәрсәдән минем ачуым кайнап чыга", ди Бауманн.

Германия, Австрия һәм Израил авторлары әзерләгән фильм беренче мәртәбә 23 ноябрьдә Амстердамдагы абруйлы Халыкара документаль фильм фестивалендә, бу җомгада исә Мәскәүдәге АРТДОКФЕСТ фестивалендә күрсәтелде.

Бауманн һәм Тель-Авивтагы продюсер Александр Гентелевның “Путин Уеннары” фильмы – ике ел дәвамындагы тикшеренүләр һәм видеога төшерүләр нәтиҗәсе.

Олимпиадага әзерләнүче Сочидагы тормыш турында шактый күләмле бер хисапка әверелгән бу фильмда Русиянең Олимпия уеннары хуҗасы булу өчен инфраструктураны, кеше хокукларын, табигатьне корбан итәргә әзер икәне ачык күрсәтелә.

Фильмда төзелештәге ришвәтчелекне фаш иткәннән һәм Олимпия төзелешләре өчен җаваплы түрәләр тарафыннан янаулардан соң Русиядән качарга мәҗбүр булган төзелеш магнаты Валерий Морозов үз башыннан кичкәннәрне сөйли.

Салым түләүчеләр кесәсеннән һәм хосусый инвесторлардан алынган акчаларга оештырылучы Сочи уеннары Олимпиада тарихындагы иң кыйбатлы уеннар булачак. Инде хәзер үк чыгымнар 50 миллиард доллардан артып китте.

Морозов әйтүенчә түрәләр аннан төзелеш өчен бюджеттан бүленгән акчаларның 50 процентын кире үзләренә ришвәт итеп бирүне сораган.

Аның әйтүенчә, ришвәт бирүдән баш тарткан төзелеш ширкәтләренә коточкыч янаулар булган.

“Безгә ачыктан-ачык янаулар булды. Кан белән юыначаксыз, канга тончыгачаксыз, диделәр. Ишарәләре дә бик гади иде, чынбарлыкны да беләбез. Һәм гомумән Русиядә кеше гомерең бәясе юк бит инде”, ди Морозов.

Үз ширкәтен бөлгенлек шартларына куярлык дәрәҗәдә зур ришвәт таләп иткәннән соң, Морозов акча таләп итүчеләрне фаш итәргә була.

Русиянең салым хезмәте аның ширкәтен ныклап эшкәртүгә алганнан соң, 2011 елның декабрендә ул Лондонга кача һәм салым тикшерүләрен ришвәт бирүдән баш тарткан өчен үч алу дип саный.

“Путин Уеннары”нда шулай ук Сочидагы һәм аның янындагы төзелешләр барышында табигатьнең нинди зыян күрүе дә сурәтләнә.

Иң зур борчу тудырган нәрсәләрнең берсе – шәһәрнең зур чүплеккә әверелүе. Экологлар бу чүплекләр Сочидагы су тәэминатын да пычратырга мөмкин дип кисәтә. Бөтенрусия табигатьне саклаучылар җәмгыяте рәисе Константин Цыбко: “Вазгыять коточкыч. Анда яшәү мөмкин түгел. Без барып карадык, анда чүплек янындагы ике чакрымга кадәр ераклыкта яшәү мөмкин түгел. Ә анда бит йортлар бар. Анда инде күптәннән кешеләр яши”, ди.

Йортларыннан күчерелгән Сочи кешеләре тормышы да “Путин Уеннары”нда ачык итеп күрсәтелгән.

Шуларның берсе төзелеш ширкәтләренең бик җиңел генә юлларны ябуына, йортларда суны, утны өзеп куюына ачуын белдерә.

Роман Ребенко исемле икенче бер Сочи кешесен яңа фатир бирәбез дип алдап үз йортыннан башка урынга күчергәннәр.

Ребенконың кечкенә балалары булган тугыз кешелек гаиләсе хәзер бик кысан шартларда яши. Бәдрәф ишегалдында, кайнар су юк.

“Бу Олимпиада безнең өчен бер бәла булды. Чөнки моңарчы без үз йортыбызда тора идек, миңа берни кирәк түгел иде, дәүләттән, хакимияттән берни сорамый идем. Минем генә түгел, бөтен гаиләмнең тормышын боздылар”, ди Ребенко.

Фильмда кышкы спорт ярышларын кар аз булган субтропик төбәктә, тотрыксыз, сазлыклы җирдә оештыру карарының ни дәрәҗәдә акыллы булуы турында да сүз күтәрелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG