Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Казанда очкыч һәлакәте корбаннары истәлегенә һәйкәл куелачак


Казанда булган "Татарстан" һава юллары ширкәтенең "Боинг" очкычы фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл кую карары кабул ителде. "Татарстан" ширкәтенең һөнәр берлеге аңа акча җыю өчен махсус фонд булдырачак, дип хәбәр итте ширкәтнең матбугат вәкиле Гөлназ Миңнеханова.

Һәйкәл өч өлештән торачак. Уртасы очучылар һәм очкычта хезмәт күрсәтүчеләргә багышланачак. Аның уң һәм сул якларында куелачак ташларга һәлак булган юлчыларның исемнәре уелып язылачак.

Һәйкәлне 2014 елның язына әзерләп бетерергә җыеналар, аның кайда куелачагы соңырак хәбәр ителәчәк.

Һәлакәттән соң беренче сәгатьләрдә үк Казан һава аланына халык шәмнәр, чәчәкләр һәм уенчыклар китерә башлаган иде.

XS
SM
MD
LG