Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элтон Джон Казанны Мәскәүгә караганда күбрәк яраткан


Элтон Джон "Татнефть Арена"да концерт куя. 7 декабрь 2013
Элтон Джон "Татнефть Арена"да концерт куя. 7 декабрь 2013

Элтон Джон концертын Казанда оештыручылар арыган, акчасыз калган, әмма канәгать.

Мәшһүр җырчы Элтон Джон үзенең Мәскәүдәге концертын Волгоградта гей булганы өчен кыйнап үтерелгән егеткә багышланганын әйткән булса, Казанда җырчы бернинди дә белдерүләр ясамады, бары тик җырлады гына. Аның чыгышы матур, озын (ике сәгатьтән артык) һәм ихлас булды, дип язды социаль челтәрләрдә йолдызны үз күзләре белән барып күрүчеләр.

“Элтон Джонны шул кадәр якыннан күрү искиткеч иде! Аны “эстрада патшасы” дип белеп атыйлар икән. Үз тавышы белән җанлы чыгыш, рояльдә уйнау, үзеңне тамашачыга 10000000000000% бирү - күп кеше эшли ала торган эш түгел, рәхмәт сиңа!” дип язган Гүзәл “ВКонтакте” челтәрендә.

Ирләр дә Элтон Джон сәләтен инкяр итә алмады. Тwitter һәм “ВКонтакте” челтәрләрендә шимбә кичендә мәшһүр җырларның сүзләре күп язылды.

Русиядә 1979 елдан бирле концертлар оештырган 66 яшьлек мәшһүр британ җырчысы Элтон Джонның чыгышы "халыкны бозыклыкка этәрәчәк" дигән сүзләргә карамастан аның иҗатын сөючеләр кимемәде.

Башта Джонның концертын тыюны сорап президент Владимир Путин һәм балалар хокукларын яклаучы вәкиле Павел Астаховка үзен "Урал ата-аналары комитеты" дип атаган Екатеринбурда урнашкан иҗтимагый оешма мөрәҗәгать иткән иде. Аннары Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин үз мәхәлләсе мөселманнарын "соңыннан зина кылып, наркотик кадап, аракы эчеп, тулы булмаган гаиләләр тудырмас өчен" концертка йөрмәскә өндәде.

Элтон Джон концертын Казанда оештырган Денис Вәлиев Азатлыкка концерттан соң үз фикерләре белән уртаклашты.

Денис Вәлиев
Денис Вәлиев
“Рухи яктан без канәгать. Бөтен дөньяга мәшһүр Элтон Джонны Казанга китердек. Халык аны күрде, тыңлады. Финанс яктан караганда канәгать түгел, чөнки акча эшләп булмады, зыянга да булды дип әйтеп була. Оештыру чыгымнарын алсак, бу – Казан тарихында иң күп чыгымнар тотылган тамаша булды. Әмма без, оештыручылар, исән калдык, бөлгенлеккә төшмәдек. Без моның өчен бернинди ярдәм сорамадык, дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итмәдек, барысын да үзебез башкардык, шуңа да без канәгать. Билетлар сатылып бетмәде. Без аларның бер өлешен акчасы булмаган кешеләргә тараттык, шулай ук чакыру буларак безнең белән эшләүче журналистларга бирдек. Соңыннан ул чакыруларның урамда билет сатучылар кулларында күрү безгә бик сәер тоелды, әхлакый яктан яхшы булмады.

Элтон Джон Казан тамашачысын Мәскәүдән күбрәк яратканын әйтте. Мәскәүдә халык бай, аларга андый концертка бару әллә ни зур эш саналмый, алар җырчыны карарга түгел, күбрәк үзләрен күрсәтергә киләләр, шуңа күрә анда тамашачы салкын. Казан халкы аны яратып тыңлады, бик ачык һәм җылы кабул итте”, дип сөйләде Денис Вәлиев.



Быел Казан тамашачысы чит ил музыка йолдызларын мулдан күрде. Элтон Джонга кадәр Татарстан башкаласында Джо Кокер, Стинг, симфоник оркестр белән "Scorpions" төркеме булып китте. Аларны оештырган “Билетти” оешмасы чираттагы йолдызны кайчан китерәчәген хәбәр итмәде. Ул вакытка кадәр бу зур концертлар узган "Татнефть-Арена" сараенда да тәртип ясалыр дип өметләнә тамашачылар. Социаль челтәрләрдә Элтон Джонның сәләтле башкаруы турында гына түгел, тамаша сараенда халыкка кием элергә урын җитмәве, этеш-төртеш, кар көрәүчеләрнең үз эшләрен халык концертка агылганда башкаруын һәм кирәксез чиратлар тезелүен дә язды.
XS
SM
MD
LG