Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58
Ә милли тормыш җайга салынып бара иде, дип уйлау дөрес түгел. "Төнге кунак" бу форумда үзе үк әйткәнчә, милли мәгарифе юкка чыккан, туган теле бетүгә барган, мәктәпләре, мәдәният учаклары ябылган халыкның милли яшәү рәвеше җайга салына алмый! Әллә өметләре өзелүдән, әллә тормышның матди ягын ныгытуга барлык көчен биргәнлектән, битарафлыкка баткан иде халык.

Бардыр, хакимият органнарында да бардыр гаеп. Әмма төп гаепне халык үзеннән эзләргә тиеш. Төп бәла шунда ки, бердәм булып оеша алмады Төмән җирендә татар. Этник төркемнәргә бүлгәләнү дә тоткарлык булып торды берләшүгә, таркау халыкны юкка чыгару җиңел бит ул. Казанлы-себерле проблемасы 20 елдан артык бара инде монда, өлкә үзәгендә кайный себер татарын татар дөньясыннан аерып алу сәясәте. Ул сәясәтчеләр авылларга чыкмыйлар, халык сулышын тыңламыйлар.

Халыкка нәрсә кирәк? Дин кануннарын дөрес итеп аңлатып бирү, иманыбызга кайту юлын күрсәтү кирәк. Әмма иманга кайту юлында "традацион ислам" киртә булып басты да куйды, динне чын күңелдән тотучыларга, биш намазын калдырмый алып баручыларга "ваһһабчылар", "сәләфиләр" тамгалары тагып, "Без традицион ислам өчен көрәшәбез", - диючеләр үзләре дә традицион диннең нәрсә икәнлеген аңламыйча, зәкят бирүне дә танымыйча, халык арасына таркаулык керттеләр. Бу коткыга бигрәк тә дини белемнәре булмаган яшьләр бирелде.

Галимнәр, практиклар никадәр аңлатып карасалар да, әдәби телне укыту себер теле белән уратылып алып барылды, шуның хакына себер теле сакланды, себер теле гасыр буе тупланган тәҗрибә нигезендә әдәби тел кысаларында гына үсеш ала алачак, үз эчендә төрле диалектлары булган себертатар теленең әдәби нормаларын булдыру бер көнлек эш түгел, дип аңлатсалар да, гомерләрендә милли мәгариф өлкәсенә якын килеп карамаган шушы идеологлар колак салмадылар ул фикерләргә. Алар пропагандасының йогынтысында әдәби телне читкә типкән саф татар авыллары да себер татар телен саклап кала алмый, урыслашулары гына тизләшә. Себертатар телендә яза торган 2-3 һәвәскәр каләм тибрәтүчеләр әсәрләреннән аерым әдәбият ясамакчылар. Әдәби тел укытыла торган авылларга чыгып карасыннар иде алар, укучыларның фикерләрен тыңласыннар иде. "Без үзебезнең телебезне беләбез, сакларбыз аны, ә мәктәптә әдәби телне өйрәнергә тиешбез, татар дөньясыннан, бөек татар мәдәниятеннән аерылмас өчен, диләр алар.

Себер татарлары әдәби телне аңламыйлар, диючеләр ялгышалар, әллә аңлы рәвештә коткы тараталар. Алдагы көннәрдәме, соңгы көннәрдә булдымы, Лариса Рычковага язмасын андый рухта язып чыгу өчен татарлар үзләре җирлек бирмәде түгел.

Дөрес, соңгы вакытларда өч диния нәзарәте лидерлары арасында якынлашу күзәтелде күзәтелүен. Соңгы 4-5 көн аралыгында гына да милли эшләр комитеты тарафыннан дини экстремизмга каршы көрәшкә багышланган, мөселманнар арасында дуслык-татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән 3-4 җыелыш үткәрелде. Шунда да өлкә мөселманнары диния нәзарәтенә аны традицион исламга каршы торуда гаепләп таш ыргытучылар булды башка диния нәзарәтләре тарафыннан. Җыенны алып барган бер галимнең җавабы шундый булды ризасызлык белдерүчеләргә: үз арагызда бер фикергә килегез инде.

Күзәтүләремнән, эзләнүләремнән чыгып, шуңа инандым: "традицион ислам" – уйлап чыгарылган нәрсә ул, динне басу, аның асылын томалау, татарны таркату өчен. Идел буе исламы, Урал исламы, Себер исламы яисә традицион ислам була алмый, теге йә бу төбәк йә кавем өчен традицион мәзһәб кенә була, дип аңлаталар дин галимнәре. Төмән җирендә "традицион ислам" өчен көрәш тукталса гына дин тирәсендә ыгы-зыгылар тукталачак, тынычлык урнашачак.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG