Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:15
Киевта соңгы көннәрдә барлыкка килгән евромайданны кырымтатар халкы Мәҗлесе тулысынча хуплый, Мәҗлес президиумы хөкүмәтне урыныннан китәргә чакырып мөрәҗәгать кабул итте, Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Киевка барып оппозиция митингында ”Кырымтатарлары сезнең белән!“ дип чыгыш ясады.

Мәҗлеснең күпьеллык рәисе Мостафа Җәмилев Украина Европа берлегендә әгъза булса, Европа кануннары нигезендә эш итәргә мәҗбүр булачак, димәк кырымтатарларның хакларын да торгызырга мәҗбүр булачак дигән фикерен белдерде “Азатлык” радиосына.

Мәнә шул сәбәптән Мәҗлес, Корылтай еллар буе Украинаның демократ дип аталаган көчләре тарафында, төрле сайлауларда алар өчен тавыш бирергә чакырып килде кырымтатарларны. Һәм алар тавышларыны шулай биреп килделәр.

Ләкин сайлаулар узганнан соң хакимияткә килгән демократлар ни өчендер кырымтатар мәсьәләләрен бердән онытып үзенчә эш итеп башлыйлар. Мәсәлән Юлия Тимошенко премьер-министр итеп сайланганда парламентта аның нәмзәте өчен 226 тавыш кирәк иде һәм шул 226нчы тавышны депутат Мостафа Җәмилев биргән иде. Шулай итеп, Тимошенко премьер-министр булды. “Сез Тимошенко өчен тавыш бирмәгән очракта аның премьер-министр итеп сайланачагы икеле иде, ләкин сез тавыш биргәндә аның алдында ниндидер кырымтатар мәсьәләсен хәл итүне куйдыгызмы? дигән “Азатлык”ның сорауына Мостафа Җамилев “Юк, бу хакта сүз булмады” диде. Ә ни өчен сез аның белән бер килешү дә имзаламадыгыз дигән сорау да җавапсыз калды.

Хәзерге оппозиция лидерларыннан берсе Арсений Яценюк заманында Киевтан Кырымга килеп Кырым автономиясендә икътисад министры булган иде, димәк ул кырымтатар мәсьәләсе белән дә таныш. Ә инде Яценюк Украина Югары Радасы рәисе булганда Кырымны да зиярәт иткән иде. Ул вакытта ул җир аланнарында торган кырымтатарларны күз алдында тотып, канунсыз җир алган кешеләрне мәхкәмәгә бирергә кирәк дигән иде. Ул вакытта Мәҗлес ни өчендер моңа тавышланмады, ә бүген Мәҗлес шул Яценюк юлбашчылык иткән оппозициянең тарафында тора.

“Бүген Украинада кырымтатарларның мәнфәгатьләрен тулысынча якларлык бер сәяси көч тә юк” дип Мостафа Җәмилевның да әйткәне бар. Моның чыннан да шулай булганын вакыт күрсәтте инде. Шулай булгач, Мәҗлес, Корылтайга төрле сайлауларда ниндидер сәяси көч өчен тавыш бирегез дип кырымтатарларны чакырырга кирәкме икән? Президент сайланамы, премьер сайланамы – кем сайланса сайлансын, ләкин сайланган намзәт алдына барып кырымтатар мәсьәләсен куеп, аны хәл итегез диелсә тагын да турырак булмасмы иде?

Монда мәсьәлә шунда: кырымтатарлары ниндидер намзәт өчен тавыш бирәләр, ләкин бу намзәт сайлауларда җиңелсә җиңгән намзәт алардан үч ала башлый, кырымтатарларны вазифалардан ала, ватанга кайтару програмына бюджеттан аерылган акчалар киметелә һәм башкалар. Соңгы президент сайлаулары шуны тагын бер тапкыр раслады. Юлия Тимошенко өчен тавыш бирергә чакырган Мәҗлес Янукович президент итеп сайланганнан соң Кырым хакимиятенә тулаем тәэсирен югалтты. Соңгы 25 еллык тарихта мондый очраклар шактый булган иде.

Мәнә инде евромайдан килеп чыкты. Монда инде Мәҗлес каршына тик хакимият кенә түгел, ә хакимият ярдәме белән төрле кырымтатар оешмалары да, шул ук “Себат” килеп басты. Әлбәттә, бу вакытлыча дип уйларга мөмкин, ләкин евромайдан кырымтатарларга нәрсә бирә соң? Даими оппозиция өчен тавыш биргән кырымтатар халкының ниндидер мәсьәләсе оппозиция алдына кискен итеп куелмаган. Президент Виктор Ющенко, премьер Юлия Тимошенко, Украина Югары Радасының рәисе Арсений Яценюк – боларның һәммәсенә Мәҗлес һәм кырымтатарлар тавыш биргән иде, ләкин моннан бер файда күрмәдәләр. Киресенчә, президент Ющенко Мәҗлесне “Милли мөстәкыйльлек декларациясеннән ваз кичәргә чакырды, Тимошенко Кабмин каршында бер ай дәвамында пикет үткергән җир тәләп итүче кырымтатарлар белән очрашырга да тәләмәде, җир мәсьәләсен дә хәл итмәде һәм башкалар.

Мәҗлес моннан ниндидер сабак алачакмы-юкмы, сәяси түгел, прагматик бер юлга басачакмы-юкмы? Мондый демократлар, оппозиционерлар өчен кырымтатарлар еллар буе ни өчен тавыш бирергә, евромайданнарга чыгарга тиешләр дигән сораулар кырымтатарларны уйландыра башлады.

Британия премьеры Уинстон Черчильның “Британиянең даими дуслары да, даими дошманнары да юк, фәкать даими мәнфәгатьләре генә бар” дигән сүзләрен кырымтатарларга да искә алырга вакыт килмәгәнме икән?


Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG