Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:03
Русиядә очкыч командирлары җитешми. Бу хакта бүген федерация шурасы утырышында Росавиация җитәкчесе урынбасары Олег Сторчевой белдерде.

“Бездә бүген очкыч командирлары, тәҗрибәле командирлар җитешми”, дип белдерде ул. Сторчевой сүзләренчә, икенче пилотлар җитәрлек, бер генә һава ширкәте дә аларга кытлык кичерми.

Русиядә 2013 елда очучы мәктәпләрен тәмамлаган 600 курсантның 350-се генә эшкә урнашкан.

Русиянең атказанган очучысы Наил Әхмәтшин Азатлыкка гади очучы командир булып җитешсен өчен күп еллар һәм күп тәҗрибә тупларга кирәклеген белдергән иде.

Сторчевой Русиядә реформалар вакытында күпләгән командирларның башка эшкә китүләрен әйтә. Йә аларга аз түләнде, йә алар кирәк булмады, ди ул. Аның сүзләренчә, буыннан буынга тәҗрибә тапшыру өзелгән.

17 ноябрьдә Казанда Boing очкычы һәлакәткә юлыгып 50 кешенең гомере өзелгәч Русиядә сивил авиация проблемнары тагын өскә калыкты. "Татарстан" һава ширкәтенең казага юлыккан очкыч командирының тәҗрибәсе аз булган дип тә белдерелде.

XS
SM
MD
LG