Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Ленин һәйкәлен җимерүдә шикләнелүчеләр тоткарланган


Ленин сынын җимереп төшергәннән соң
Ленин сынын җимереп төшергәннән соң
Киев милициясе шәһәр үзәгендәге Ленин һәйкәлен җимерүдә шикләнелгән берничә кешене тоткарлаган. Бу хакта оппозициядәге "Удар" фиркасе матбугат хезмәте белдерә. РИА "Новости" бу хәбәрне милициянең кире кагуын әйтә.

Кичә канун бозып һәйкәлне җимерүче демонстрантларга "күп кеше катнашында тәртипсезлекләр" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Гаепле дип табылганнар сигез елга кадәр төрмәгә ябылырга мөмкин. Кичә шулай ук Украина иминлек хезмәте оппозициянең берничә лидерына карата хакимиятне үз кулларына алырга теләүдә тикшерү эше башланганлыкны белдерде.

Якшәмбе евроинтеграциягә теләктәшлек күрсәтүчеләр чарасында ярты миллионлап кеше катнашты. "Евромайдан" хәзер Киевтагы Бәйсезлек мәйданына гына түгел, ә хакимият биналары урнашкан өлешкә тулысынча урнашкан. Монда төнлә йөзләрчә активист кизү торды, алар баррикадаларны ныгытты. Саклану өчен кимендә 15 отряд төзелгән. Алар урам чаралары вакытында һәр өч сәгать саен бер-берсен алыштырып тора. Бу хакта оппозициядәге "Батькивщина" фиркасе хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG