Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Халыкара ислам мәгарифе конференциясе ачылды


Мәскәүдә "Ватандашлар җәмгыятендә мөселман өммәте" дип исемләнгән IX мөселман форумы һәм "Русия һәм Евразия киңлекләрендәге ислам мәгарифенең дөньяда тоткан урыны" дигән VI Халыкара мәгариф конференциясе ачылды.

Быел Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең оешуына 225, Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнарының дини идарәсе булдырылуына 70 ел тулды. Бүгенге җыенны ачу чыгышында Русиянең үзәк өлеше диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин бу ике оешманың элекке Советлар Берлеге җирләрендә мөселманнар тормышына зур йогынты ясаганын белдерде.

"Бу көннәрдә 20 еллыгын билгеләгән Русия конституциясе Русиянең һәр ватандашына дин тоту иреген бирә. Бу хәзерге Русия дәүләтенең ватандашлар хокуклары һәм иреклекләре өлкәсендә ирешкән иң зур уңышы", диде мөфти.

Җыенда БДБ, Балтыйк буе дәүләтләре, Казакъстан, Беларус мөфтиләре, Кавказ руханиләре, Финляндия татарларының дини җитәкчесе Рамил Билал катнаша.

Чыгыш ясаучылар арасында президентның Үзәк федераль бүлгәдәге вәкиле урынбасары Мурат Зязиков, президент каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе рәисе урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бар иде.

Форум кунакларына сәлам хатларын Русия һәм Кавказ республикалары җитәкчеләре, шулай ук Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, спортчылар, сәнгатькәрләр җибәргән.
XS
SM
MD
LG