Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

12 декабрьдә Барселонада "Татар һәм рус музыкасы энҗеләре" дип аталган классик музыка концерты була. Концертта күпчелеге татар көйләре яңгыраячак.

"Безнең максатыбыз дөньяның төрле шәһәрләрендә яшәүче классик музыка сөючеләргә күбрәк татар моңнарын ишеттерү. Барселонадагы концерт та әнә шул максат белән оештырыла", дип белдерде Азатлыкка Татарстан композиторлар берлеге рәисе урынбасары Альмира Касьянова.

12 декабрь көнне Барселонаның гына түгел, ә дөньяның иң зур концерт залларының берсе булган Auditori de Barcelona-да беренче тапкыр татар көйләре: Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетыннан баллада, Рәшит Кәлимуллинның "Фортепиано һәм оркестр өчен концерт", "Симфония бизәкләре" ("Симфонические фрески"), Юлия Бикбулатованың "Төнге җемелдәүче" әсәрләре башкарылачак.

Бу бинада 2340, 600 һәм 400 тамашачы сыешлы концерт заллары бар. Шулай ук музыка музее, Каталониянең музыка училищесы, Каталония милли оркестры урнашкан. Белгечләр тышкы яктан агач һәм пыяладан эшләнгән бинадагы концерт заллары акустикасының бик яхшы булуын әйтә.

Orquestra Simfònica del Vallès әлеге концертта шулай ук Чайковскийның "Бишенче сифониясе"н дә уйнаячак. Оркестр дүшәмбедән концертта уйналачак көйләрне кабатлый башлады. Оркестрга 22 ел Барселонада яшәүче Герасим Воронков дирижерлык итәчәк.

Касьянова сүзләренчә, дөнья сәхнәләре белән уртак тел табу җиңел түгел. 2009 елдан бирле төрле илләрдә Татарстан композиторлары музыкасын яңгыратучы "Татар һәм рус музыкасы энҗеләре" проекты төрле шәһәрләргә тәкъдим ителә, әмма һәркайда да хуплау тапмый. Әлеге проект кысаларында соңгы концертлар 2012 елда Лейпциг, Рим һәм Флоренциядә булган иде. Аңа кадәр татар көйләре Берлин, Иерусалим һәм Стокһольмда яңгырады.

Берлиндагы концерттан соң музыка белгече Volker Tarnow: “Казан композиторлары миһербанлы фольклордан баш тартмый. Ул Җиһановның “Нәфисә” увертюрасындагы кебек дәртле, ягъни патетик кино музыкасына әверелергә, йә Яруллинның “Шүрәле” балетындагы баллададагы кебек салон музыкасына әйләнергә, йә булмаса, Еникеевның “Рапсодия”ләрендәге кебек тавыш киңлекләрендә шау-шулы сукбайдай гизәргә мөмкин”, дип язган иде.

Касьянова һәр шәһәр өчен концерт програмының махсус төзелүен, моның дөнья тамашачысына күбрәк татар рухлы көйләр ишеттерү теләге белән эшләнгәнен әйтә. Бу юлы Барселонада яшь композитор Юлия Бикбулатованың да әсәре яңгыраячак.

Юлия бүген афишаларга үзен Бикбулатова дип түгел, ә Юлия Бек дип язарга куша. Коми республикасының Инта шәһәрендә туып үскән һәм Казан музыка училищесын, аннан соң Казан консерваториясен тәмамлаган композитор музыкада үзгә яңгыраш иҗат итә. Электрон музыканы оркестр белән куша, йә булмаса халык уен кораллары һәм электрон музыка өчен әсәрләр яза. Аның әсәрләре башка фестивальләр кысаларында Берлинда һәм Испаниянең Сан-Лоренцо шәһәрләрендә яңгыраганы бар.

Барселонадагы концертта пианист Федор Әмиров та катнашачак. Рәшит Кәлимуллин күп очракта "Фортепиано һәм оркестр өчен концерт" әсәрен уйнарга кирәк булганда аны чакыра. Үз вакытында Чаллыдагы музыка училищесын тәмамлаган Әмиров бүген билгеле пианист. Музыка белгечләре аны үзенчәлекле шәхес, үзгә фикер иясе һәм кабатланмас сәнгатькәр буларак бәяли.

Татарстан иҗатчылары арасыннан Барселона концертында композитор, Тукай бүләге иясе Рәшит Кәлимуллин гына катнаша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG