Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:26
Ни кеби милләт вә ни кеби дин әһле булсын: халыклар өчен иң мөкаддәс саналмакта булган нәрсәләрнең берсе – һич шөбһәсез, телдер. Үзләренә махсус хәрефләре булган кавемнәр кашында хәреф вә язулары да тел мәртәбәсендә (дәрәҗәсендә) кыйммәтле вә газиздер.

Без нисбәт ителгән төрек кавемнәре бераз тапкырлар (берничә тапкыр) диннәрен алмаштырганнары хәлдә бер тапкыр булса да телләрен алмаштырмадылар. Төрекләр бер вакытлар хәлифәләр гасырларында Гыйрак вә Хорасанда гарәби дәүләт исемен күтәргәннәре хәлдә, үз телләренә гадәттән тыш әһәмият бирерләр иде.

Төрекләр ислам динен кабул иткәннән соң үзләренең шивәләренә (сөйләмнәренә) тагы артыграк туры килгән вә гүзәл сурәттә эшләнгән язуларны ташлап гарәби хәрефләрне кабул иттеләр. Гарәби хәрефләр, иске булсын, яңа булсын, болар арасында булган аерма хәрефләрнең җәүһәрләрендә (асылында) түгел, бәлки җөзъи (аерым) сурәттә шәкел вә рәсемнәрендә, ислам карашында дин бәрабәрендә хөрмәтле саналыр. Гарәби язу ислам булган һәрбер кавем кашында мөкаддәс игътикад (инану) ителгәне кебек, без төрек кавемнәре карашында да дин бәрабәрендә мөхтәрәмдер. Гарәби хәрефләр безнең милли хәрефләремез вә милли язуларымыздыр.

Русча вә франк язуларында булган кебек, гарәби язуда да, ихтимал ки, кайбер кимчелекләр булыр. Гомумән, дөньяда мөкәммәл диячәк һичнәрсә улынмас (булмас). Ошбу сәбәптән, гарәби хәрефләрне ташлап та, аның урынына кимчелеге азрак булган латин хәрефләрен кабул итәргә киңәш бирүчеләр дә булмыштыр.

Моннан егерме еллар элек Багдад шәһәрендә бер яки берничә кемсә барлыкка килеп яңа шәкелдә хәрефләр уйлап чыгардылар һәм гарәби хәрефләрне ташлап та ошбу яңа хәрефләрне кабул итү тугрысында мөселманнарны өнди башладылар. Фәкать, ни латин хәрефләрен, ни яңа хәрефләргә тарафдар булганнарның һичберсе үзләренең сүзләрен ишеттерергә муаффәкъ (ирешү) була белмәделәр. Гаҗәпләнү урыны шундадыр ки, моның ише сүзләргә ислам газеталары беркадәр колак салып искәрмәләр белән мәшгуль булганнары хәлдә, Франкстан (Франция) вә яңа дөньяда бөек мәдрәсәләрдә укымыш вә һәртөрле яңа һөнәрләргә ике кул белән ябышырга әзер торган христиан гарәпләренең турыдан-туры кире какканнары язган әсәрләреннән мәгълүм булмыш.

Бөтен дөньяга исемнәрен хөрмәт белән искә алдырырга муаффәкъ булган японнар бу көнгә кадәр үзләренең читен язуларын ташламадылар һәм дә кәмаләт (камил, кимчелексез) кәсеп итүләренә ошбу читен язулары тормоз булмады.

Милли тел, милли язуга булган мәхәббәт кешеләрдә табигыйдыр. Мәшһүр фәйләсүфләрдән булган Әбү Хәмид бин Мөхәммәд әл-Газали чиста гарәпләргә караганда да ләззәтле язу кәмаләтенә җитсә дә, вә гомерен гарәпләр арасында үткәрсә дә, бераз китапларын анасының теле булган фарсыча язмыштыр.

Әбү Хәнифә хәзрәтләренең кайбер вакыт Коръән Шәрифне фарсыча укырга да дөрес күрүе үзенең милли теленә булган мәхәббәтеннән башка түгелдер. Юкса, әгәр дә моның сәбәбе якынлык вә мөнәсәбәт булмаса иде, фарсы теле диячәк җирдә сәрьян телен (cүрия теле, хәзер инде үле бер тел) зикер иткән (искә алган) булыр иде. Гарәби тел белән иң куәтле мәнәсәбәте булган тел сәрьян теле икәне Әбү Хәнифә хәзрәтләренә билгеледер.

Кичән (узган) ел бер сәфәремдә керәшен авылында бер ханәгә чәй эчәргә кердем. Унлап керәшен хатыннары русча хәреф илә төркичә язылмыш бер хат укыттырып тыңларлар иде. Мәктүб (язма, хат) Манчжуриядән бер гаскәрдән килмеш вә анда булган бозыклык вә золымнарны инә күзеннән бераз күстәрмештер (күрсәтү).

Хатыннарның бәддога вә ләгънәтләре беткәнен көтеп утырдым. Соңра да бу хатыннарга: "Алтын кеби кадерле телемезне русча хәрефләр илә язып, бозып, эштән чыгарып киләсез имеш, никадәр хәрефләремез өчен русчада галәмәт (билге) юк вә никадәр хәрефләремез русча язганыгыздан бөтен-бөтенә башкаланмыш (үзгәрү). Бәлки бу төркичә урынына рус телен кабул итсәңез яхшырак булыр иде", дидем. Моңа каршы керәшен хатыннары: "Ул нинди сүзең! Кодаем сакласын тел ташлаудан. Үз җазуымыз булмаган соң русча җазмый хәлемез юк. Йомыш үтәргә ярый инде шунда!" дип бердәм тавыш күтәрделәр ки, орышларыннан көч белән халас булдым (котылдым).

Төркиядә булган исламларга кайбер кешеләрнең латин хәрефләрен кабул итәргә киңәш иткәннәрен күреп, Русиядә кайбер адәмнәр дә Русиядә булган халыкларның җөмләсен рус хәрефе белән укыту фикерен сөйләрләр иде. Соң заманнарда Ильминский исемендә бер шомлы адәм бу фикергә бөтен-бөтенә хуҗа, гүя үзе уйлап чыгарган кебек күрелде. Хакыйкать хәлдән гафил (хәбәрсез) булган кемсәләр дә моңа, нахак буларак, "Ильминский ысулы" дип исем бирделәр. Юкса, бу ысул – әгәр дә ысул дияргә дөрес булса – Ильминский тумастан алдан мәйданда бар иде. Фәкать, моннан файдаланучылар арасында Ильминский мәртәбәсендә бер кемсә юктыр уйланыла. Зирә (чөнки) үз шивәләренә мөнәсиб (яраклы) булмаган хәлдә кайбер адәмнәр – чуашлар, мордвалар – моны кабул иттеләр. Бергә йөзне арттырып та надан чиновниклар вә фанатик миссионерлар бу тугрыда хисап биреп тордылар. Хөкүмәт тә әлеге ысул бөтен чит халыклар тарафыннан кабул ителде дип уйлап, Ильминскийга рәхмәт укып тормыштыр.

Чуаш, мордва, керәшеннәр русча хәрефләрне милли язулары юклыгыннан мәҗбүри сурәттә кабул итмешләрдер. Ләкин болай кабул итүләре дә вакытлы булса кирәк. Әгәр дә ошбу халык эченнән бөек галимнәр вә әдипләр барлыкка килсә, шивәләренә күрә русча хәрефләрнең кимчелекле икәнен күрәчәкләре вә икенче бер мөнәсиб хәрефләр илә алмаштырачаклары мәгълүмдер.

Инде чуаш вә мордваларга кыяс (чагыштыру) итмәклә Русиядә бунча миллион хисап ителгән төрек вә ислам кавемнәренә рус хәрефләрен кабул иттерү фикерендә булган адәмнәр фәкать бер хыял белән уграшырлар (чуалырлар).

Русия мөселманнары арасында милли язулары шул дәрәҗәдә урынлашкан ки, иң ярлы вә иң надан булган авылларда бөек бер өлеше укый-яза белә. Ислам хатыннарында уку вә язуның мәйдан алуы хәйран булырлык дәрәҗәдәдер.

"Вакыт" идарәсенең алып торган хатларының бер чугысы (өлеше) хатыннар тарафыннан язылганы мәгълүм. Әмма газетаны укучыларны сөйләргә дә хаҗәт юк. Бу хәл башка төрки газеталар идарәләрендә дә булса кирәк.

Кыскасы, исламнар ни русча, ни башкача укырга һич каршы тормаслар. Боларны исә үзләренә яраклы рәвештә укыячаклар. Әмма үз милли язуларын вә хәрефләрен алмаштырмаслар. Мөселманнар юаш халык, сүз тыңларлар дип, табигатькә каршы эш йөкләү дөрес булмас. Юаш! Ләкин юашлыкның да мәгълүм бер мәртәбәсе (дәрәҗәсе) бар. Кулларны искәнҗәгә (богау) кыстырырга йөрүчеләргә "йәрхәмкәллаһ" (Аллаһ ярлыкасын) укыячак юаш мөселман табылмас.

Ихтимал ки, милләт мәҗлесендә тиз көннән ислам мәсьәләләре яхут (яки) гомуми сурәттә уку эшләре хакында бәхәс вә мөзакәрә (фикер алышу) булыр. Моннан исә иң авыр хезмәт ислам вәкилләре өстендә булса кирәк. Безнең монда язганнарыбызны әлеге вәкилләр тагы ачык сурәттә белгәнгә, бу тугрыда, ихтимал ки, бөек тырышлык итәргә мәҗбүр булырлар. Фәкать бөтен эшне ялгыз болар өстенә ташлап бихәбәр тормак милләт эчендә дөрес түгелдер. Берлек, иттифак, матди вә мәгънәви ярдәм кирәк.

Ризаэтдин
"Вакыт", 1906 ел, №37
XS
SM
MD
LG