Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Якын Көнчыгышта дәрәҗәсе төшә


Рәҗәп Эрдоган Төрек-гарәп икътисад форумында. Истанбул, 10 июнь 2010 ел.
Рәҗәп Эрдоган Төрек-гарәп икътисад форумында. Истанбул, 10 июнь 2010 ел.

Төркия икътисадый һәм иҗтимагый тикшеренүләр үзәге ел саен уздырыла торган сораштыру нәтиҗәсен игълан итте. Аның максаты - Якын Көнчыгыш илләренең Төркиягә карата мөнәсәбәтен ачыклау. 2013 елгы сораштыру нәтиҗәсенә күрә, гарәпләр Әнкараны элекке кебек үк өнәп бетерми.

Сораштыруда катнашучыларның 60 проценты Төркияне төбәк сәясәтендә әһәмиятле роль уйный дип исәпләсә дә, аның бу юнәлештә эш итүе төрле каршылыкларга сәбәп була. 2011 елда респондентларның 78 проценты Төркиягә уңай карашта булган, 2012 елда бу күрсәткеч 69 процентка төшкән, ә 2013 елда 59 процентка кадәр кимегән.

Иң күбе халык фикере Сүрия һәм Мисырда үзгәргән. 2011 елда 86 процент мисырлы Төркияне дус ил дип кабул иткән. Быел бу сан 38 процентка кадәр төшкән. Моңа Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоганның Мисырдагы хәрби инкыйлабны тәнкыйтьләү сәбәпче булуы ихтимал. Төрек лидеры "Мөселман кардәшләр" белән актив хезмәттәшлек итеп килде. Элегрәк Каһирәдәге төрек илчесе Мисырдан куылган иде.

Сүрияле качаклар Төркиядә
Сүрияле качаклар Төркиядә
Сүриядә элегрәк тә Төркияне бик яхшы кабул итмәгәннәр. 2011 елда бары тик 44 процент кеше Әнкарага уңай карашта дип җавап биргән. 2013 елда мондый фикердәгеләр ике мәртәбәгә кимегән. Шунысын билгеләп үтергә кирәк, Әнкара Сүрия сугышы мәсьәләсендә гел оппозиция ягында булып килде. Рәсми мәгълүматларга күрә бүген Төркиядә 600 меңнән артык Сүрия качагы яши.

Шулай да 90 процент либияле, 88 процент тунислы, 86 процент фәләстинле, Фарсы култыгы дәүләтләре халкының 80 проценты, 79 процент Согуд Гарәпcтанлы һәм 78 процент Иранлы Төркияне дус дәүләт дип саный.

Төркия хакимияте “Гарәп язы” вакыйгалары дәвамында үз позициясен ныгытып калырга тырышты. Башта гарәпләр моны бик уңай кабул итте. Ләкин сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Әнкараның дәрәҗәсе хәзер төшә бара.

Инфографика: Якын Көнчыгыш мөнәсәбәтләре
XS
SM
MD
LG