Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:11

10 декабрь Уфада БМОның кеше хокуклары турында декларациясе кабул ителүнең 65 еллыгы уңаеннан каршылык чарасы узды. Чарада иллегә якын кеше катнашты.

10 декабрь Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйдан читендә каршылык чарасы узды. Каршылык чаралары уза торган башкала үзәгендәге бу бердәнбер урында Яңа ел якынлашуы сәбәпле, боз мәйданчыгы төзү эшләре бара, авыр техника гөрли, эшчеләр боздан диварлар ясый, боз таулары катыра иде. Шуңа пикетчыларга мәйдан читендә техника тавышы астында гына каршылык чарасын уздырырга туры килде.

Мәйданда авыр техника гөрләп торды

Мәйданда авыр техника гөрләп торды

Чарада иллегә якын кеше катнашты. Саны аз булса да оештыручылар төрле оешма җитәкчеләре, хокук яклаучылар килүен хәбәр итте. Кулларда: “Җимерелергә торган йортлардан күчергәндә торак шартлары бозылмаска тиеш!”, “Кануннар һәм мәхкәмә алдында бар да бертигез!”, “Балалар һәм спорт мәйданчыклары, яшел почмаклар төзүчеләргә түгел, ә балаларга!”, “Лаеклы пенсия таләп итәбез!”, “Торакка түләүләр еллык инфляциядән зуррак булмаска тиеш!”, “Бакчачыларга җирләрне кайтарыгыз!”, “Мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләрен хосусыйлаштыруга юл куймаячакбыз!” кебек шигарләрне, "Яблоко" фиркасе, "Күк бүре" һәм Татар иҗтимагый үзәге байракларын күрергә була иде.

Чарада берничә кеше чыгыш та ясады. Пикеттта тавыш көчәйткечләр кулланмый гына чыгыш ясалуын полиция күзәтеп торды. Сул фронт хәрәкәте вәкилләре кулында тавыш көчәйткеч күрү белән полиция аны кулланмаска кушты һәм алар шулай эшләде дә. Төп чыгышны “Яблоко” фиркасе бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин ясады:

Сергей Наумкин

Сергей Наумкин

– Көн суык булу сәбәпле урам җыеннарын җыймаска булдык. Ләкин монда бик күп оешма вәкилләре катнаша. Алар арасында иҗтимагый-сәяси оешмалар да, милли оешмалар да, хокук яклау хәрәкәтләре җитәкчеләре дә бар. Болай төрле көчләрнең бу беренче күмәкләп чыгу очрагы. Безгә Украинадагы кебек мәйданнар тутырыр вакыт. Ләкин безне куркытып, кысып, әлеге кебек ихаталарга, мәйдан читләренә куып кертәләр.

Уфада дүрт кенә урында каршылык чарасы уздырырга мөмкин. Республика парламенты билгеләгән ул дүрт урынның өчесе Уфа читендәге бистәләрдә. Бу үзәктәге бердәнбер урында махсус тракторлар, авыр техникалар эшләп утыра. Чара уздырган вакытта булса да алар туктап тора алыр иде, ләкин бу махсус безгә каршы эшләнә.

Бүген БМОның кеше хокуклары турында декларациясенә 65 ел тулды, 12 декабрь Русия Конституциясенә 20 ел тула. Бу чара шушы көннәргә махсус та китерелде. Декларация һәм төп канунда кеше хокуклары һәм иреге буенча маддәләр кергән. Ләкин алар Русиядә дә, Башкортстанда да тормышка ашмый, үтәлми. “Бүлгәлә һәм хакимлек ит” принцибы алга киткән илләрне юкка чыгарды. Бу провокация бездә дә бара. Башкортлар, татарлар, урыслар, яһүдләр, марилар һәм башка милләтләр, демократлар, либераллар, империя тарафдарлары, коммунистлар, социалистлар, христианнар, мөселманнар, буддалар, иудалар һәм башкалар үзара тарткалашканда караклар һәм жуликлар кесәләрен калынайта, хакимиятне кулга төшерә, ил байлыгын урлый. Безнең көч бердәмлектә! Без төрле, ләкин без тигез! Русия хокукый, демократик дәүләт булырга, анда бар кешегә дә яхшы булырга тиеш!

Ирек Агишев

Ирек Агишев

Икенче чыгыш ясаучы кеше хокуклары яклаучы Әлмира Жукова "Халыкны урамнарга чыгарып була, халык әле каршылык чараларына "суынмаган" дип ирештерде. Ул чараны төшереп йөргән Башкортстан телевидениесе журналистларына мөрәҗәгать итеп, аларның махсус төшереп йөрүләрен, кимсеткеч тапшырулар ясап халыкка җиткерүләрен әйтте.

Чарада “Күк бүре” һәм “Ак тамыр” башкорт җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре дә бар иде. “Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев:

– Безне – башкортларны бүген урамга нәрсә чыгарды дип сорарсыз. Безне кеше хокуклары бозылуы чыгарды. Башкортстан – кеше хокуклары күпләп бозылган төбәк. Кешеләр югала. Быел җәй башкорт милли хәрәкәте һәм дини әйдәман Азамат Хәсәеновны машинага утыртып алып киткәннәр һәм ул юкка чыкты. Сәяси хокуклар бозыла. Студентларны пикет һәм каршылык чараларына чыгуны тыялар. Аларны укуларыннан куу белән куркыталар.

Башкортстанда 18 татар оешмасы булса да, чарага ни бары өч кеше – Татар иҗтимагый үзәгенең ике вәкиле һәм Кушнаренко районы татарлары мохтарияте рәисе Илфир Гәрәев килгән иде. ТИҮ әгъзалары оешма байрагын һәм "Журналист Радик Нуретдинны эзәрлекләүне туктатыгыз!" дигән шигар тотып тордылар. Илфир Гәрәев Азатлыкка фикерләре белән дә бүлеште:

"Безнең пикетта катнашу сәбәбе шуннан – кеше хокуклары даими бозылып тора, аларны сакларга тиешле хокук органнары бернәрсә дә эшләмиләр. Хезмәт хакларын арттырганнан соң алар бөтенләй читкә тайпылды. Шуңа күрә җинаятьчелек көннән-көн арта, халык мәнфәгатен яклаучы бөтенләй юк. Быел бездә Экология елы иде, чынлыкта, киресенчә, экологияне бозу елы булды. Мәсәлән, безнең Кушнаренко районын алсак, бер авыл кырыенда беркем дә белмәгән сарай барлыкка килде. Анда ашламалар, төрле агулы химикатлар тутырылган. Алар суны, барлык тирә-якны пычрата. Бу турыда халыкның хакимияткә мөрәҗәгать итүенең файдасы булмады. Безнең таләпләрне Кушнаренко хакимияте башы Алмаз Йосыпов президент аппаратына җибәргән, аннан ул хат кире безгә кайтарылды, шулай, эт – эткә, эт – койрыкка. Шуннан хокук органнары эшлиме, эшләмиме дигән сорауга үзегез нәтиҗә ясагыз. Минемчә, алар эшләмиләр."


Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда кеше хокуклары буенча декларация һәм Русия Конституциясен бозмау, сүз иреге, демократия таләп ителгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG