Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:53

Кырымтатарлар кеше хокуклары көнендә үз хокукларын даулады


Митингтан соң анда катнашучылар Акмәчәт урамнары буйлап йөреш оештырды

Митингтан соң анда катнашучылар Акмәчәт урамнары буйлап йөреш оештырды

10 декабрьдә Акмәчәтнең үзәк мәйданында кырымтатар Мәҗлесе Халыкара кеше хокуклары көненә багышлап бөтенкырым җыены уздырды. Кар явып торуга карамастан митингка Кырымның төрле районнарыннан Мәҗлес чакыруы белән меңгә якын кырымтатары җыелды.

Акмәчәтнең үзәк мәйданында узган җыенда "Кырымтатарлар – Кырымның асыл халкы. Безнең хокукларыбызны алга таба танымауга юл бирмәячәкбез!", “Кырымтатар халкының хокуклары торгызылмый торып Украинада демократиянең торгызылуы мөмкин түгел”, “Кырымдагы колониаль администрация – Украина Конституциясен бозу!”, “Без Украинаның евроинтеграциясен хуплыйбыз!” кебек шигарләр, Европа берлеге, милли кырымтатар байракларын тоткан халык алдында Кырым мөселманнары мөфтие хаҗи Әмирали Аблаев, Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров, Рух фиркасенең Кырым бүлеге рәисе, Кырым Югары Радасы депутаты Леонид Пилунский, шагыйрь Рифат Чайлак, Кырымтатар корылтаена делегатларны саулау буенча үзәк комиссиясе рәисе Заир Смедляев һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Рифат Чубаров үзенең чыгышында болай диде: “Монда Судакта яшәүче Рифат Чайлак судаклылар өчен сөйләде, ләкин монда Кизләү, Акшәех, Бакчасарай, Керич, Сейтләр, Ички, Карасубазардан кешеләребез килмәгән булса, бер судаклылар гына нәрсә эшли алыр идек? Җәмәгать, һәр бер ил кеше хокукларын химая итүне үзенең вазифасы итеп күрсәтә, ләкин һич бер ил бу хакларны химая итмәячәк әгәр дә кешеләр бу хокукларны таләп итмәсәләр. Әгәр дә безнең ата-бабаларыбыз хәрәкәт итмәгән булсалар, без Ватанга кайта алмый идек. Аллага шокер, алар таләп итеп юлга чыктылар, аның өчен без Кырымда. Ләкин 22 ел дәвамында безнең хакларыбыз торгызылмады. Әлбәттә күп үзгәрәшләр бар һәм бу үзгәрешләрне сез, Мәҗлес һәм Корылтай китерде. Рәхмәт сезгә!

Бу көннәрдә Украина ике юл чатында – йә ул иске совет шартлары заманына кайтачак, кеше хакларын юк итәчәк, йә ул Европа илләре арасына кереп мөстәкыйль бер ил булачак. Әлбәттә, безнең сөйләгәннәрне хәзәр үк эшләсеннәр диярлек безнең шул хәтле көчебез юк, ләкин без дә үз сүзебезне сөйлибез, кулыбыздан килгәнен эшләячәкбез. Монда митингтан соң Киевка китүче кешеләребез юлга чыгачак. Без Киевта аерым кырымтатар чатырын куячакбыз, анда чират белән Кырымнан кешеләребез барып урнашачак, сез дә моңа әзер булыгыз.

Хакимиятләргә хәбәр итәбез – 18 май көне без җыелып проблемаларны сөйләп һәр вакыттагыча кебек митинг үткәреп таркалмаячакбыз. Без сөргенлекнең 70 еллыгы алдыннан сәяси марафоныбызны бүген бу митингтан башлыйбыз һәм төрле чараларны 18 май 2014 елга хәтле үткәрәчәкбез. Кеше хаклары – милли, сәяси азчылыкларның хаклары башланган урыннан башлана. Без Кырымның асыл халкы, ләкин төрле трагедияләр нәтиҗәсендә без азчылык булып калдык, ләкин бу сәбәптән безне таптарга беркемнең хакы юк һәм без беркемгә дә моны эшләргә юл бирмәбез, алар моны белсеннәр”.


Митинг узган вакытта мәйданга якын булган Сергеева-Ценского урамында милиция хәзмәткерләре утырган берничә автобус торды. Милиционерлар салкын һава сәбәплеме, күзгә күп итеп күренмәс өченме чират-чират автобуслардан чыгып-кереп митинг барган мәйданда, аның тирәсендә йөреп митингны күзәтеп тордылар. Митинг тыныч үтте.

Митингта катнашучылар кабул иткән резолюциядә Украина президенты, Украина Югары Радасы алдына таләпләр куелды. Алар арасында “Милләте буенча сөргенгә дучар булганнарның хакларыны торгызган канунны” 2014 елның 18 маена хәтле кабул итүне, кырымтатарларның югары вәкәләтле органнары – Мәҗлес, Корылтайга рәсми статус бирелүне таләп иттеләр.

Соңнан митингта катнашучылар колоннага тезелеп Акмәчәт урамнары буйлап йөреш ясап Кырым Югары Радасы каршына килделәр. Монда Раданың милләтләрара һәм сөргенгә дучар булган гражданнарның мәсьәләләре буенча даими комиссиянең рәислегенә намзәтне Рададагы “Курултай-Рух” фракциясе билгеләсен дигән таләп куелды, Югары Рада рәисе Константиновның митингта катнашучылар алдына чыгыуын таләп иттеләр. Ләкин беркем дә чыкмады. Рифат Чубаров, гыйнвар башында узачак сессиядә бу мәсьәлә хәл ителмәсә, без бу Раданы комауга алачакбыз, диде.

Хәзерге көндә бу комиссиягә март аеннан Әнвәр Абдураимов рәислек итә. Ул элекке Корылтайның делегаты, “Корылтай-Рух” фракциясе әгзасы иде. Регионнар фракциясе аны бу вазифага Мәҗлес рәисе урынбасары Ремзи Ильясов урынына утырткан иде. “Корылтай-Рух” фракциясе моңа каршы чыккан иде, ләкин Әнвәр Абдураимов фракциянең карарына буйсынмады. Бу сәбәптән фракция аны үз сафыннан чыгарган иде.

Бу комиссия рәисе вазифасыннан Мәҗлес вәкилен чыгару – Кырым хөкүмәтеннән дә Мәҗлес тәкъдим иткән намзәтләрне чыгаруның дәвамы иде. Бу – Кырымдагы регионнар фиркасе бүлегенең һәм аның җитәкчесе, Кырым хөкүмәте рәисе Анатолий Могилевның Киевның күрсәтмәсе, ризалыгы белән алып барган сөясәтенең нәтиҗәсе.

10 декабрьдә матбугат очрашуын үткәргән Могилевка, сезне кеше хокукларына багышланган митингка чакырдылармы, дигән сорауга ул, минем графигым тыгыз, бөтен очрашуларым алдан әзәрләнә, диде. Рифат Чубаров белән мин Кырым Югары Радасы депутаты сыйфатында очрашырга әзер дип Могилев Мәҗлескә үзенең иске мөнәсәбәтен, ягъни Мәҗлесне танымаганын кабатлады дияргә мөмкин.

9 декабрьдә исә Акмәчәттә үзәк мәйданда президентны хуплаган, евроинтеграциягә каршы митинг узган иде. Аны Регионнар фиркасе оештырганы аңлашылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG