Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:05

12 декабрь – Русия Конституциясе көне алдыннан башкорт җәмәгатьчелеге оешмалары Русия президенты Владимир Путинга Владимир Жириновскийның төп канунны бозуы уңаеннан мөрәҗәгать җибәрде.

Мөрәҗәгатьтә Русия Конституциясен яклаучы төп гарант буларак либерал-демократлар фиркасе башы Владимир Жириновскийның Конституциягә каршы чыгышларына борчылу белдерелгән. “Беренчедән, башкорт кына түгел, ә барлык күпмилләтле Русия халкын либерал-демократларның фирка программаларының Конституциягә каршы эчтәлекле булуы борчый. Программада федератив Русияне аның дәүләт субъектлары булган милли республикаларсыз, милли округларсыз унитар дәүләткә әйләндерү каралган. Русиянең бүгенге милли субьектлары урынына алар илне губерналарга әйләндерүне тәкъдим итә”, диелә анда.

Башкорт оешмаларының Русия президентына мөрәҗәгате

Башкорт оешмаларының Русия президентына мөрәҗәгате

Мөрәҗәгатьтә либерал-демократлар фиркасенең оешып, 20 елдан артык эшләү дәверендә һәрдаим Конституциягә каршы эш алып баруы аталган. Бүгенге көндә фирканең дәүләт думасына тәэсире нәтиҗәсендә парламентның түбән пулатының Конституциягә каршы кануннар кабул итүе телгә алынган. Алар тормышка ашырылган очракта Русиянең унитар дәүләткә әйләнүе ассызыкланган.

“Икенчедән, либерал-демократларның Русиянең Җинаять кодексындагы 282нче маддәне алып ташлау өчен барган тырышлыклары борчый. Ул маддәдә милләт, җенес, дин, тел, социаль чыгышка карап күралмаучылык таратучылардан 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф түләтү каралган. Бу маддәне алып ташлаган очракта либерал-демократларга бик зур мөмкинчелек ачылачак. Алар урыс халкының күпчелекне тәшкил итүеннән файдаланып хәбәрдарлык чаралары аша башка халыкларга каршы күралмаучылык тәрбияләү мөмкинчелегенә ия булачак. Аның аерым очраклары Башкортстанда күзәтелә дә инде. Шуларның берсе “Күк бүре” оешмасына карата барган басымнар. Ноябрь аенда “Күк бүре”нең берничә лидерына һәҗүм итү һәм тукмау очраклары булды. 2013 елның җәендә “Башкортларны тукма!” дигән чакырулар белән һөҗүм очраклары булды”. Мөрәҗәгатьтә боларның әлеге проблемаларга ил дәрәҗәсендә карау кирәклеге көнүзәк мәсьәлә булуы әйтелә.

“Өченчедән, Владимир Вольф улының 90нчы еллардагы башкорт һәм татар халыкларын Монголиягә куарга кирәклеген башкорт һәм татар халыклары һаман онытмады. Жириновский һаман да шундый мөрәҗәгатьләр белән чыгуын дәвам итә. 2012 елдагы президент сайлауларыннан соң Жириновскийның Русия телевидениесе аша “илне милли субъектларга бүлү ватандашлар сугышына китерә”, дигән чыгышы булган иде. Аңа ил җитәкчелеге тарафыннан бер игътибар да булмады”. Артабан агымдагы елның көзендә “Барьерга!” исемле телетапшыруда Жириновскийның Төньяк Кавказ халкына карата дорфа сүзләр әйтүе искә төшерелә.

Мөрәҗәгать Русия президентыннан әлеге документтагы таләпләрне Владимир Жириновскийга җиткерүен, аларның фирка программаларындагы Конституциягә каршы урыннарын үзгәртергә чакырылган.

Мөрәҗәгатьтә башкорт җәмәгатьчелегенең либерал-демократлар фиркасенә каршы мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләре дә искә төшерелгән.

Русия президентына 11 декабрь җибәрелгән бу мөрәҗәгатьне өч башкорт җәмәгатьчелеге оешмасы җитәкчеләре имзалаган. Алар: Башкорт җәмәгатьчелек оешмалары аксакаллары шурасы, "Урал" башкорт халык үзәге һәм "Ак тамыр" оешмалары.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG