Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тайм” журналы Рим папасы Францискны “Ел кешесе” дип атады


Рим папасы Франциск
Рим папасы Франциск
Кушма Штатларның “Тайм” журналы Рим-католик чиркәве башлыгы Францискны “Ел кешесе” дип атады. “Тайм” язуынча, күпләгән диндарларның Ватиканнан күңелләре кайткан вакытта папа дөньяның төрле илләрендәге миллионнарча кешенең игътибарын үзенә җәлеп итә алды.

Франциск тугыз ай дәвамында җитәкчелек иткәндә күп кенә, аерым алганда, байлык һәм фәкыйрьлек, гаделлек һәм гадел хөкем, глобальләшү, хатын-кызның тормыштагы урыны, гаилә һәм никах бәхәсләрнең үзәгендә булды дип белдерә “Тайм”.

Популяр журналларның берсе булган “Тайм” йогынтыга ия шәхесләрнең рейтингын төзи. Ватикан башлыгы өченче тапкыр инде “Ел кешесе” дип игълан тиелде. 1994 елда Иоанн Павел II, ә аңа кадәр 1963 елда Папа Иоанн XXII бу исемгә лаек булган иде.

Ватикан вәкиле кардинал Федерико Ломбарди, Францискның дан-шөһрәткә омтылмавын, әмма дөньяда йогынтыга ия мәгълүмат чараларының берсе аны рухи кыйммәтләр өчен көрәштә куйган хезмәтләрен бәяләвен “уңай күренеш” дип атады.
XS
SM
MD
LG