Accessibility links

Татарстанда чиркәү яндыруда шикләнелүчеләр кулга алынган


Татарстанда ике чиркәүгә ут төртүдә шикләнелүче 22-35 яшьләрдәге Чистай егетләре кулга алынган.

Аларның сүзләренчә, чиркәү яндыруны сентябрьдә планлаштырганнар, ә идеяне тормышка ашыру карары ноябрь уртасында кабул ителгән, дип хәбәр итә Татар-информ.

16-17 ноябрьгә каршы төндә шик астындагы 22 яшьлек егеткә “ВАЗ-2112” машинасында 30 яшьлек дусты килгән һәм ут төртүләрне Чистайда Вишневский урамында төзелә торган чиркәүдән башларга тәкъдим иткән. Ул шулай ук бензин белән шешәләрнең әзерләнгән булуын хәбәр иткән.

Җинаять кылучылар төнге бер белән ике арасында чиркәүгә ут төрткәннәр. Берсе чиркәүнең диварларына бензин сипкән, икенчесе яндырып җибәргән. Соңыннан җинаятьчеләр урыннан качканнар. Каравылчы ялкынны вакытында сизгән, һәм янгынны тиз арада сүндерә алганнар.

Җинаятьчеләр алдагы җинаятьләрен Яңа Чишмә районының Ленино авылында иртәнге бишләр тирәсендә башкарган, анда алар янучан сыеклык тутырылган ике шешә кулланган. Нәтиҗәдә, чиркәү тулысынча янып беткән.

Ут төртүчеләрнең һәм аларның ярдәмчеләренең кем булуы кыска вакыт эчендә ачыкланган. Алар барысы да сак астына алынган.
XS
SM
MD
LG