Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башка Русия"нең Петербур бүлеге киң күләм ярлыкау таләп итә


"Башка Русия" фиркасенең Петербур бүлеге әгъзалары киң күләм ярлыкау таләбе белән чара үткәрде. Чара хакимиятләр белән килешенмәгән иде.

Бу чара Русия президенты Владимир Путинның федераль җыенга юлламасы белән бер үк вакытта башланды. Метроның "Гостиный двор" станциясе янына җыелган активистлар "Коррупционерларга түгел, ә сәяси тоткыннарга ярлыкау" дигән язу күтәрде. Алар берничә файер яндырды һәм урам кәгазьләре таратты.
XS
SM
MD
LG