Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

"Русиягә хезмәт иткән татарларны күрмәмешкә салышу куркаклыкны күрсәтә"


Конференциядә сәхнә түренә эленгән рәсем

Конференциядә сәхнә түренә эленгән рәсем

10 декабрьдә Яшел Үзәндә "Русия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле" дип аталган конференция үтте. Бу чара вакытында Русия төбәкләрендәге татар тарихын язучыларның җәмгыяте төзү мәсьәләсе дә күтәрелгән.

"Русия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле" дип аталган конференция
Романовлар династиясенең 400 еллыгына багышланган. Бу чарада Дөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ренат Вәлиуллин да катнашты. Ул тарихка бер яклы гына карарга ярамый, Русиягә хезмәт иткән татарларны күрмәмешкә салышу куркаклыкны күрсәтәчәк, дип белдерә.

– Әлеге фәнни гамәли конференция кем теләге белән оештырылды һәм ни өчен Казанда түгел, ә Яшел Үзән шәһәрендә үтте?

– Яшел Үзәннең 1-нче лицеенда үтә торган бу җыен традициягә әйләнде инде. "Русия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле" турында сөйләшү бер конференциядә генә төгәлләнә торган әйбер түгел. Бу лицейда мондый тарихка багышланган чаралар яңа ел алдыннан 3-4 ел дәвамында үтә.

Бу юлы галимнәрдән Индус һәм Ингел Таһировлар, Рәмзи Вәлиев, Илдус Заһидуллин, Фәйзелхак Ислаев һәм башкалар бар иде. Мәскәүдән халыкара педагогика академиясенең вице-президенты Игорь Никитин да килде. Алты фәннәр докторы һәм сигез фәннәр кандидатының гына катнашуы да бу чараның мәртәбәле икәнен күрсәтеп тора.

Конференциядә катнашучылар

Конференциядә катнашучылар

Пленар утырыштан кала галимнәр дүрт секциягә бүленеп чыгышлар ясады. Беренчесе аның Идел буе халыкларының тарихларын өйрәнү өчен методик материаллар тәкъдим итүгә багышланды. Икенчесе шәҗарәләр төзү нечкәлекләренә, өченчесе Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын өйрәнүгә, дүртенчесе фәннәрне укытканда Русия дәүләте үсешендә татар халкының ролен өйрәнүдә заманча фәнни-методик карашларга багышланды.

Монда Русиянең сәяси тормышында татар эшчәнлегенә, Русиянең сәүдә һәм сәнәгать үсешендә татар эшмәкәрләре, татарларда китап басу һәм мәдәниятнең үсеше дип аталган фәнни яктан бик җентекләп эшләнгән чыгышлар да булды.

– Бу чыгышлар вакытында татарларның Русиягә керткән өлешләре, алар куйган хезмәтләр хупланды дип әйтергә буламы?

– Чарада бу өлкәне гомер буе җентекләп өйрәнгән кешеләр катнашты. Бу мәсьәләдә бер яклы гына карашлар булырга мөмкин түгел. Ике юнәлештә карау кирәк. Нәселләре татар булып, ә үзләре православ динен кабул итеп милли тамырларын оныткан шәхесләр дә бар. Икенче якны карасак, шушы җирлектә һәм башка төбәкләрдә яшәгән татарларыбыз бу юнәлештә нәрсә эшләгәннәрен, ни керткәннәрен дә карау кирәк. Бу хакта да кызыклы һәм мәгълүматлы фикерләр булды.

– Империягә хезмәт иткән татарлар барлана, ә татарга һәм аның дәүләтчелеге өчен хезмәт иткән татарлар бүген ничектер игътибардан төшеп калмыймы?

– Бу очракта мин сезнең белән килешеп бетмәс идем. Үзебезнең җиде томлык татар тарихы китабы чыгу, бер институтның татар энцеклопедиясен эшләве, фәннәр академиясендә чыккан хезмәтләр, Русия ислам университеты әзерләгән "Татарская богословская мысль" тупланмасында чыккан хезмәтләр, Исламны өйрәнү үзәге тарафыннан һәм башка институтлар һәм фәнни җыеннар әзерләгән хезмәтләр – болар аз түгел.

Тарих – бар. Шуңа күрә без телибезме, теләмибезме тарихта ул булган. Аннан бүген курку, качу һәм күрмәмешкә салышу ул безнең куркаклыгыбызны гына күрсәтер иде. Хәзерге тарихка килсәк, Германия тарихында 1933 елдан 45 елга кадәр фашизм булды. Алманнар моның белән бик хурланалар, әмма бер генә җирләрендә дә ул тарихларыннан ваз кичәргә, төшереп калдырырга омтылмыйлар.

Безгә килгән очракта да үзебезнең көчлелегебезне һәм бөек милләт икәнлегебезне күрсәтергә кирәк минемчә.

– Бу чара вакытында "Русь – татарская" дип аталган фәнни җыентыкның әзерләнеп бетүе игълан ителгән.

– Бу хакта безгә Никитин белдерде. Бу китап әзер инде һәм, Никитин сүзләренчә, татарларның, татар факторының Русия тарихында, Русия дәүләтенең формалашуында тоткан урыннары турында тарихи җирлектән чыгып әзерләнгән.

Ренат Вәлиуллин

Ренат Вәлиуллин

Никитинның тагын бер фикере күңелебезгә нык кереп калды. Җыенга Яшел Үзән хакимияте һәм мәгариф идарәсе вәкилләре дә килгән иде. Алар һәм Мәскәү кунагы үзләренең сәламләү сүзләрен русча җиткерделәр, татар тарихы һәм татар милләте турында җылы сүзләрен әйттеләр. Шуннан соң җыен үзеннән-үзе татар теленә кереп китте. Ул ахырына кадәр татар телендә генә барды. Алып баручылар: "Әгәр без шушы глобаль проблемнарны да бүтән телдә алып барсак, бу безнең милләткә карата ихтирамсызлык күрсәтү булыр иде", диделәр. Җыен азагында Никитин: "Минем сезгә, татарларга карата ихтирамым тагын да артты", дип белдерде.

– Дүрт секция эшләгән. Сез кайсында булдыгыз һәм анда сүз ни турында барды?

– Мин "Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм аны популярлаштыруда туган якны өйрәнүнең роле" дигән секциядә катнаштым. Тарих институтының һәм Дөнья татар конгрессының уртак эшчәнлеге буларак, Русия төбәкләрендә яшәгән үз җирлекләрен өйрәнүче галимнәрнең бер җәмгыятен төзү һәм аларны үзебезгә чакырып төбәк тарихын өйрәнү өчен бер методик киңәшмә үткәрергә теләгебез булу турында белдердем. Хәзер Русиянең бик күп төбәкләрендә җирле тарихчыларыбыз үзләре архивларда утырып, мәгълүмат туплап җыентыклар да чыгардылар. Аларны бер фәнни калыпка китерү һәм тарихи-методик эзлеклелектә эшләү, чыгару һәм аларны камилләштерү мөһим. Аларның күбесе журналистлар. Без бу секциядә булачак җыеннар һәм чаралар турында сөйләштек.

– Конференция ахырында резолюция кабул ителдеме? Аңа ниләр язылды?

– Конференциядә булган бөтен тәкъдимнәрне искә алып оештыручылар резолюцияне әзерләп бетереп киләләр. Алар чыгышларны резолюция белән бергә аерым җыентык итеп бастырырга да җыеналар.

Татар халкы, татар милләте һәм татар милләтенең элекке урыны һәм хәзерге урынын онытмыйча зур миссия үтәүчеләр булуыбызны һәрчак истә тотып яшәргә һәм үткән тарихыбызны да барларга һәм аны өйрәнү бик мөһим дигән юллар да кергән бу резолюциягә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG