Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:20

Русия президентының нотыгында шәһәр башлыкларын сайлауны бетерү турында сүз булмады, әмма мәгънәсе аңлашыла, ди белгечләр.

Русия парламентының ике пулаты һәм чакырылган кунаклар алдында президент Владимир Путин бер сәгатьтән артык чыгыш ясады. Алдан интернетта чыккан фаразларга караганда, президент Русиядә шәһәр башлыкларын сайлауны бетерү мәсьәләсенә тукталырга тиеш иде. Путин бу турыда әйтмәде, әмма белгечләр моның президентның үз ниятеннән баш тартуын аңлатмый, дип саный.

Андрей Пионтковский

Андрей Пионтковский

“Хакимият үз планыннан баш тартмады. Күрәсең, соңгы мәлдә Конституциянең 20 еллыгы көнендә төп канунның беренче ике бүлегендә киң итеп язылган демократик иреклекләргә каршы булган сүзләрне әйтмәү хәерлерәк дип уйлаганнардыр. Путин чыгышы алдыннан Взгляд.ру сәхифәсендә басылган җитәкчелеккә якын булган политолог Дмитрий Бадовский фикерләрен укып карагыз. Ул анда шәһәр һәм шәһәр шуралары башлыкларын сайлауны ни өчен бетерергә кирәклеген аңлата. Имеш, билгеләнеп куйган мэрлар губернаторлар белән низагка кермичә алар белән демократияне үстерү юлында бердәм булачак. Путин бүгенге чыгышында үзидарәне ныгыту турында сөйләде, губернаторларны сайлау турында сүз чыккач – ул бүгенге чыгышын аларга да бәйләп аңлата ала”, диде Азатлыкка сәясәт белгече Андрей Пионтковский.

Тайгадагы Югары Бирюса авылында яшәүче Михаил Демченко Путинны тыңлый. Президент Себер һәм Ерак Көнчыгышны "Русиянең 21нче гасырга приоритеты" дип атады

Тайгадагы Югары Бирюса авылында яшәүче Михаил Демченко Путинны тыңлый. Президент Себер һәм Ерак Көнчыгышны "Русиянең 21нче гасырга приоритеты" дип атады

Путинны тыңларга Мәскәүгә барган Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшинга президентның җирле үзидарәләр реформасы турындагы фикере ошаган.

"Русия президенты Владимир Путинның парламент алдында әйткән реформалары җирле үзидарәләргә халыкка тагын да яхшырак хезмәт итәргә мөмкинлек бирәчәк, халыкның хакимияткә ышанычын арттырачак", дип хәбәр итте Метшинның матбугат үзәге.

Уфа галиме һәм сәясәт белгече Фәнил Фәйзуллин Путинның бүгенге чыгышында Конституциягә "үзгәрешләр кертү кирәклеге - замана таләбе" дигән сүзләренә игътибар иткән.

"Республикаларда президент атамасын бетерү турындагы үзгәрешне Конституциягә дә кертү мәсьәләсен халык референдумы белән генә хәл итеп була", диде Фәйзуллин Азатлыкка.


Русиядә милләтара киеренкелекне "әхлаксыз интернационал" тудыра дип саный Путин.

"Низагларны теге яки бу милләт вәкилләре түгел, ә үзенең һәм башкаларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итмәгән кешеләр тудыра. Алар арасында көньяк төбәкләрдән чыккан кайбер азган кешеләр, этник мафияне яклаган тәртип саклаучылар арасындагы сатлык җаннар, рус милләтчеләре яки сепаратистлар дип аталучылар керә. Алар һәр фаҗиганы канлы низагка әйләндерергә әзер. Безнең максатыбыз - шундыйларга каршы тору, милләтара татулыкны һәм Русияне бербөтен дәүләт итеп саклап калу", диде Путин.

Чыгышының тышкы сәясәт турындагы өлешендә президент турыдан булмаса да АКШка кагылып үтте. Русиянең Сүрия низагын чишүдәге адымнарын мактады.

"Русиянең кайбер дәүләтләрдән аермалы буларак башкаларны ничек яшәргә өйрәтү амбициясе юк. Сүрия һәм Ирандагы вазгыять күрсәткәнчә, һәр халыкара проблемага сәяси чишелеш булырга тиеш, көч кулланудан тыелу булырга тиеш", диде Путин.

Украина турында Путин, Русия җитәкчелегендәге Таможня берлегенә керү-кермәү мәсьәләсен Киев үзе хәл итсен, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG