Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:34

Уфада академик Мирфатыйх Зәкиевне зурладылар


Аакадемик Мирфатыйх Зәкиевнең 85 яшенә багышланган түгәрәк өстәл. Уфа, 12 декабрь 2013

Аакадемик Мирфатыйх Зәкиевнең 85 яшенә багышланган түгәрәк өстәл. Уфа, 12 декабрь 2013

12 декабрь Уфада "Туган тел һәм әдәбиятны укытуда халык тарихы" исемле түгәрәк өстәл узды. Чара академик Мирфатыйх Зәкиевнең 85 яшенә багышланды.

9 декабрь Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында VIII халыкара Акмулла укулары башланган иде. Акмулла укулары 13 декабрь тәмамлана. Шуның кысасында 12 декабрь "Туган тел һәм әдәбиятны укытуда халык тарихы" исемле түгәрәк өстәл узды. Ул академик Мирфатыйх Зәкиевнең 85 яшенә багышланды. Чарада академик үзе дә катнашты.

Түгәрәк өстәлгә галимнәр, укытучылар, язучылар, студентлар чакырылган иде. "Туган тел һәм әдәбиятны укытуда халык тарихы" темасына чыгышлар аз булды, булганнары исә академикны олуг юбилее белән котлаудан гыйбарәт булды.

Темага кагылышлы чыгышларның берсен "Башкортостан укытыусыһы" журналының баш мөхәррире Юлай Кәримов ясады. Ул Башкортстандагы татар мәктәпләрендә тел дәресләренең гомер буе Казанда чыккан әсбаплар белән укытылуын әйтеп, соңгы дистә елда аларның Башкортстанда нәшер ителү тарихын искә төшерде. Башкортстанда әзерләп чыгарылган китапларда җирле лексик материаллар кертелүенең әһәмиятен билгеләп, алар аша укучыларның Башкортстанда яшәүче язучы һәм шагыйрьләр белән танышу форсаты, җирле халыкның тарихы, мәдәниятен өйрәнү мөмкинчелеге тудырылуын билгеләде. Юлай Кәримов татар теле китаплары чыга башлаган елларда мәгариф министрлыгында уку әсбаплары бүлеген җитәкләвен искә төшереп, ул китапларны үз белдекләре белән генә чыгармый, Мирфатыйх Зәкиевтән дә хәер-фатиха алынуын искә төшерде.

"Татар халкының чын тарихы" китабы

"Татар халкының чын тарихы" китабы

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмаз Шәйхулов: "Төрки халыкларда эволюцион укмашу бара. Фән дөньясында координация сизелерлек үсте. Төрки халыкларның төрле кино, театр, башка фестивальләре аша алар бер-берсенә тартыла, берләшергә омтыла. Бу яхшы күренеш. Бу яктан Казакъстан зур эш башкара”, диде. Ул аерым фәннәргә игътибар кимүенә борчылу белдереп Мирфатыйх Зәкиевнең "Татар халкының тарихи морфологиясе" 1954 елда ук чыккан булуын, башкортларның исә биштомлыгы нәшер ителүен әйтте.

"Полиграфдизайн" ширкәте башы Мәхмүт Муллаәхмәтов Мирфатыйх Зәкиевнең Казанда узган Универсиада кунакларына махсус "Татар халкының чын тарихы" исемле китап әзерләвен, аны Уфадагы үзе җитәкләгән басмаханәдә нәшер ителүен сөйләде.

Иң кызыклы чыгышларның берсен этрус телен өйрәнүче Фәрит Латыйпов ясады. Ул төрле илләрдә фәнни конференцияләрдә булуын сөйләде. Аларда төрки халыклар тарихын кимсетеп күрсәтү очраклары булуын билгеләде. Галим чын татарлар кытай һәм уйгыр халыклары кушылудан килеп чыккан дип исәпли:

Фәрит Латыйпов

Фәрит Латыйпов

“Бүген чын татарлар Кытайда дүрт авылда гына саклана. Мин аларда булдым. Европада үземнең ДНКларны тикшерттем һәм нәтиҗәләр минем ... шотланд булуымны күрсәтте. Мин үземнең шакмаклы киемнәр һәм итәккә өстенлек бирергә, шотланд халкының волынка исемле музыка коралын яратып тыңларга тиеш икәнлегемне белми йөргәнмен”, дип шаяртты. Ул шулай ук Казан татарларының 40% чынлыкта шотландлар булуын әйтте.

Мирфатыйх Зәкиевне котлау чыгышларын аның шәкерте, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов ачты:

Суфиян Поварисов

Суфиян Поварисов

“Мин туксан яшемне куып киләм. Аспирантурада Мирфатыйх Зәкиевтә укыдым. Алдагы елда туксанны тутырырга җыенсам да, 85 яшьлек галимнең укучысы булып калам. Фәнгә бераз соңлабрак килдем. 4нче сыйныфта "Алла бар" дигәнем өчен укудан куган иделәр. Югары уку йортында уку һәм фән белән соңлабрак шөгыльләнүгә Икенче дөнья сугышы сәбәпче. Шулай да үкенмим. Профессор булдым, халык язучысы булдым. Ләкин иң кыены - чын кеше булу. Чын кеше булуымда минем Мирфатыйх Зәкиевтә укуым да сәбәпче. Чөнки ул безне фәнгә җитди карарга, хезмәт сөяргә, кешелекле булырга өйрәтте”.

Башкортстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Нияз Мәҗитов татар һәм башкортларның тугандаш халыклар булуын әйтеп, башкорт теле үсешендә Мирфатыйх Зәкиевнең өлеше зур булуын, аның бүген дә башкорт теле фәнен өйрәнүчеләргә остаз булуын ассызыклады.

Түгәрәк өстәл ахырында академик Мирфатыйх Зәкиев Казандагы бер кардиологның гармунда уйнарга кушуы турында сөйләде. Кардиолог бармактагы нокталарның баш мие белән тоташуын, әгәр мидәге ул урыннар зыян күрә башласа, бармаклар хәрәкәтләнүенә тәэсир итүен әйткән. Академик: "Баш миемне эшләтү өчен даими - атнага ким дигәндә бер тапкыр тальянда уйныйм", дип гармун тартып җибәрде.


Чарада университетның татар бүлеге студентлары зур булмаган концерт та куйды. Аларда бары тик мәхәббәт җырлары гына яңгырады. Моны уку йортының кафедра мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов академикның һаман да булса яшь һәм мәхәббәтле булуы белән аңлатты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG