Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык турында фикерләр


Әхмәт Мазһаров: "Азатлык безне дөньяга танытты"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:59 0:00

Әхмәт Мазһаров: "Азатлык безне дөньяга танытты"

Азатлык радиосының татар тапшырулары чыга башлауга 60 ел тулу уңаеннан татарның күренекле әһелләре фикерләре белән уртаклаша.

Әхмәт Мазһаров, Татарстан Фәннәр академиясе президенты:

"Элек дөньяда татар турында белүче юк иде, Азатлык безне дөньяга танытты. Казан урамнарында татарча сөйләшү калмаган елларда без ана телен Азатлыктан ишеттек. Азатлык татар-башкорт дуслыгын ныгыту өчен тырышты. Азатлык галимнәребез, язучыларыбыз, җырчыларыбыз һәм спортчыларыбызны зурлый. Милләт дөньякүләм танылсын өчен фәнне, әдәбиятне, телне зурлау кирәк. Боларны Азатлык эшли. Мин бу эшчәнлеге өчен Азатлыкны Тукай йә Исхакый бүләгенә тәкъдим итәр идем."


Тәбриз Яруллин: "Азатлык - алдынгы татар матбугаты"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

Тәбриз Яруллин, Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе:

"Азатлык ул иң алдынгы татар матбугаты. Татар яшьләре өчен ул шунысы белән кызык. Саф татар телендә дөньяда да булган хәлләрне яктыртып баруы, мәсьәләләргә альтернатив, капма-каршы караш тәкъдим итүе белән кадерле ул безгә."


Айдар Галимов: "Азатлык бүген дә кирәк"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

Айдар Галимов, Башкортстан һәм Татарстанның халык җырчысы:

"Рәхмәт шушы еллар өчен. Үз тормышларын Азатлыкка багышлаган милләттәшлеребезгә, кыю журналистларга рәхмәт. Азатлык бүген дә кирәк!"


Рафыйк Мөхәммәтшин: "Азатлык татарны берләштерү эшен башкара"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ислам университеты ректоры:

"Азатлык ул дөньяга сибелгән татар халкының фикер алышу, борчыган мәсьәләләре хакында ачыктан-ачык сөйләшү урыны. Ул проблемаларга күпкырлы, объектив караш тәкъдим итә. Кирәкле сайт һәм радио ул."


Разил Вәлиев: "Азатлык дөрес юлдан барган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:36 0:00

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:

"Түбән Камада мәктәптә укыганда мине радиоүзәк җитәкчесе итеп куйдылар. 1960нчы еллар иде бу. Кыска дулкыннардан эзли торгач татарча сөйләүче радио таптым. Азатлык булып чыкты. Мәктәптәге өр-яңа радио җиһазлар ярдәмендә төрле концертлар бөтен шәһәргә тапшырыла иде. Бер көнне ялгыш төймәгә басып Азатлык радиосын бөтен шәһәргә яңгыратканмын. Мәктәп директорын да, мине дә куа яздылар. Шул чактан бирле Азатлыктан аерылганым булмады."
XS
SM
MD
LG