Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Хәзерге заман Русия федерализмы һәм Татарстан республикасы” фәнни хезмәте Варен фонды бүләгенә ия булды


Парижда Варен фонды бүләгенең һуманитар һәм хокук фәннәре өлкәсендәге лауреатларын бүләкләү булып узды. Әлеге вакыф үзенчәлекле фәнни хезмәтләрне бүләкләү белән шөгыльләнә. Шундый хезмәтләрнең берсе буларак Ришат Сабитовның Сорбонна университетында яклаган докторлык диссертациясе дә танылды.

«Татар-информ» хәбәр итүенчә, аның “Хәзерге заман Русия федерализмы һәм Татарстан республикасы” исемле докторлык диссертациясе “Чагыштырма хокук белеме һәм чагыштырма политология” категориясендә югары бүләккә лаек булган.

Франциянең Конституция шурасы рәисе Жан-Луи Дебре татарстанлыга диссертациянең бастырып чыгарылган беренче экземплярын бүләк итте. Танылган LGDJ юридик әдәбият нәшрият йорты тарафыннан таралучы бу китап күпләп сатыла башлаган.

Аның битләрендә федераль үзәк һәм Татарстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр аша Русия федерализмы үсеше тикшерелә.
XS
SM
MD
LG