Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:30

Киевта оппозиция якшәмбедә зур каршылык чарасын уздырырга әзерләнә


Украинада оппозиция якшәмбе көнне кабат Бәйсезлек мәйданына чыгарга чакырды. Ул көнне анда «Лаеклар көне» узачак. Акциянең максаты – Украина президенты Виктор Януковичның Киевның таможня берлегенә керү турындагы килешүен Мәскәү белән имзалау мөмкинлегенә каршы чыгу.

Янукович Украина –Русия дәүләтара комиссиясе утырышында катнашу өчен Мәскәүгә 17 декабрьдә китәргә тиеш.

Шулай ук 15 декабрьдә евромәйданга каршы хакимияттәге Төбәкләр фиркасе үз чарасын уздырачак.

Оппозиция хәбәрләренә караганда, Киевка яңадан-яңа милиция вәкилләре китерелә һәм аларның саны якшәмбегә 80 меңгә җитәргә мөмкин.

"Батькивщина" фракциясе башлыгы Арсений Яценюк Азатлыкка әйтүенчә, гадәттән тыш хәл игълан итү һәм евромәйданны куып тарату өчен хакимият шимбәдән якшәмбегә каршы төндә киңкүләмле провокация әзерли.

XS
SM
MD
LG