Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан керәшеннәре патриарх Кириллдан ярдәм сорап мөрәҗәгать юллаган


Татарстан керәшеннәре Урыс православ чиркәве патриархы Кириллдан ярдәм сорый. Казан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы башлыгы Мария Семенованың ачык хатында әйтелгәнчә, террорчылар инде аларның чиркәүләрен яндыра.

«Ут төртүчеләрне таптылар, әмма бу хәл кабатланмас дип әйтә алмыйбыз. Безнең иртәгәге көнгә ышанычыбыз юк. Православ руханиларга ваһһабиларның килеп ислам кабул итүгә чакырулары булгалады. Атакайлар исламофобиядә гаепләрләр дип зарланырга да белми һәм курка», диелә ачык мөрәҗәгать хатында.

Анда шулай ук керәшеннәргә хәлифатлар һәм әмирләр кирәк түгеллеге, ә алар көчле Русия яклы булуы әйтелә.
XS
SM
MD
LG