Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:32

Татар милләтчеләре Төркиядән ярдәм сорый


13 декабрьдә Төркиянең Казандагы баш консуллыгы бинасы алдында татар милләтчеләре пикет уздырды. Алар Татарстанда ачыктан-ачык татар милли хәрәкәтен бетерү бара дип белдерде.

Башка пикетлардан аермалы буларак монысында күтәрелгән шигарләр бары тик төрек телендә генә язылган иде. Күтәрелгән шигарләрнең нәкъ уртасында Төркия байрагы җилфердәде.

Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештырган чарада Төркиядән ярдәм соралды.

Шигарләрдә "Төркия! Русия хакимиятеннән татар милләтпәрвәрләрен тынычлыкта калдыруын таләп ит!", "Төрек кадәшләребез, татарларга ярдәм итегез!", "Татар хәрәкәтен урамга куалар. Төркия, дәшми калма!", "Төркия SOS", "Төркия! Татарстанда татар милли хәрәкәтен буарга телиләр. Берләшкән Милләтләр Оешмасының игътибарын моңа җәлеп ит!" дигән һәм башка таләпләр язылган иде.

ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев бу пикетка Казан шәһәр хакимиятенең үзләренә һаман да бер бина бирмәгәне өчен чыгуларын әйтте.

"Безнең хәлләр бик хөрти. 23 сентябрьдә татар милли йорты сатылгач та без Казан шәһәр хакимиятенә яңа бина сорап хат яздык. Менә шуннан бирле безне алдап йөртәләр. Шәһәр хакимиятеннән безгә бина темасында ике вариант тәкъдим иттеләр анысы. Ләкин ул вариантларның берсе Ютазы урамыннан, икенчесе Арбузов урамыннан, икесе дә үзәктән ерак. Аларның берсе подвал, икенчесе ярымподвал булып чыкты. Шәһәр үзәгендә безгә яраклы бина вариантлары булуга карамастан аларны безгә бирергә теләмиләр. Без хәзер нәрсә эшләргә дә белмибез. Бөтендөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итүдән башка юл калмый", дип белдерде ул.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бу пикет белән соңгы чараларның берсенә мөрәҗәгать итүләрен әйтте.

"Безне бинадан куып чыгардылар. Кайда кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмибез. Бәлки файдасы тиер дип Төркия җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итергә булдык. Шуңа күрә шигарләребезне дә төрек телендә яздык. Бу турыдагы мәгълүматны без төрек матбугатына җибәреп үз проблемыбызны төрекләргә җиткерәсебез килә", дип белдерде Наил Нәбиуллин.

Икенче бер ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт бина проблемын күтәреп Татарстан президенты аппаратына биш тапкыр хат язуларын, әмма бу хатларына бернинди дә уңай җавап булмавы турында әйтте.

"Бу проблемны чишүләрен сорап Татарстан президенты аппаратына да, Дәүләт шурасына да барып карадык. Әмма аннан безне эт куган кебек куып, берсенә дә кертмәделәр. Безнең язган хатларны алсалар да теләсә кая җибәрәләр. Хат язуның файдасы булмады. Хәзерге вакытта татар иҗтимагый үзәген ачыктан-ачык урамда калдырып татар милли хәрәкәтен буу, юк итү тырышлыгы бара. Карл Маркс урамындагы бинаны сату, махсус татар иҗтимагый үзәген бетерү өчен эшләнгән бер хәрәкәт ул", дип белдерде Галишан Нуриәхмәт.

Пикет бер сәгатькә якын барды. Тәртип бозулар күзәтелмәде. Төркия консуллыгыннан пикетчылар янына чыгучылар булмады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG