Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09

Мигрантларны эш урынында урысча сөйләшергә мәҗбүр итмәкчеләр


Русиягә эшкә килүче мигрантлар хезмәт урынында урыс телендә сөйләшергә тиеш булачак. “Дәүләт телләре турында”гы канунга шундый үзгәрешләр кертүне ЛДПР фиркасе депутатлары Ян Зеленский һәм Елена Афанасьева тәкъдим иткән.

Мигрантлар шулай ук Русия федерациясе субъектларының дәүләт телләрен дә куллана ала.

Канун өлгесен тәкъдим итүчеләр, мигрантларның урысча белмәвен һәм эштә үзара туган телләрендә сөйләшүләрен әйтә. Алар фикеренчә, бу Русиядә яшәүче җирле халыкның ачуын чыгара.

Әлеге канунны бозган очракта нинди җәзага каралачагы документта күрсәтелмәгән.

XS
SM
MD
LG