Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

"Казан утлары" журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде


Илфак Ибраһимов Равил Фәйзуллинның 70 яшьлеге кичәсендә. 20 сентябрь 2013

Илфак Ибраһимов Равил Фәйзуллинның 70 яшьлеге кичәсендә. 20 сентябрь 2013

"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте кайбер басмаларга кертеләчәк үзгәрешләр турында белдерә. "Казан утлары"на инде яңа баш мөхәррир билгеләнде.

"Казан утлары" журналының яңа баш мөхәррире итеп Татарстан язучылар берлегенең элекке рәисе Илфак Ибраһимов куелды. Дүшәмбе көнне аны редакция хезмәткәрләренә тәкъдим итәчәкләр. Журналның элекке баш мөхәррире Равил Фәйзуллин ярдәмче вазифасында калачак. Бүген аларның икесе белән дә “Татмедиа” агентлыгы башлыгы Ирек Миңнәхмәтов очрашкан. Анда сүз журналның киләчәге, аерым алганда тиражны арттыру, яңа укучыларны җәлеп итү турында барган.

Әйтергә кирәк, бу Татарстан медиахолдингы өлкәсендә бердәнбер үзгәреш булмаячак. “Татар-информ” язуынча, “Татмедиа”га караган 88 филиалда узган баланс комиссиясе утырышлары нәтиҗәсендә, алты җитәкчене алмаштыру карар кылынган.

Шулай итеп тиздән “Интертат”, “Әлмәт-ТВ”, Мөслим мәгълүмат үзәге, “Кайбыч таңнары” һәм “Мәгариф” журналы башлыклары үзгәрәчәк.

“Мәгариф”нең үзгәрешләр алдында булуын Азатлык инде хәбәр иткән иде.

"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева ул чакта “Мәгариф”нең киләчәге ахырга кадәр тәгаенләнмәгәнен белдерде.

"Август аеннан бирле "Мәгърифәт" газеты нигезендә чыгып килүче "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов яңа барлыкка килә торган мәгариф кластерының җитәкчесе була. "Гаилә һәм мәктәп" белән "Мәгариф"не – ике филиалны беләштерәчәкбез.

Соңгы елларда "Мәгариф" журналының тиражы нык кимеде. Ике-өч ел элек кенә аны 12 меңләп кеше алдыра иде. Хәзер сигез мең тирәсе. Бу тираж кими бара. Яңа елга язылучылар җиде мең булыр дип уйлыйбыз. "Мәгариф"нең үзенең мөхәррире булачак, бәлки ул чыгаручы мөхәррир дип аталыр”, диде Таишева Азатлыкка.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG