Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Азан" интернет-радиосы ачылды


Казанда "Азан" интернет-радиосы ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:17 0:00

Казанда "Азан" интернет-радиосы ачылды

13 декабрь Казанда "Азан" – Ислам Авазы интернет-радиосы тәкъдим ителде. Ике телдә эшләячәк бу радио традицион ислам пропагандасын алып барачак.

Интернетта Radioazan.ru битендә тапшырулар алып баручы радио үз эшчәнлеген быелның августында башлап җибәргән. Сентябрь башында эфирга беренче илаһиләр, нәшитләр, мөнәҗәтләр чыккан. Октябрьдә исә беренче тапшырулар яңгыраган. Бүгенге көндә инде 12-13 тапшыру эфирга чыга икән. Хәзергә интернетта гына эшләүче радио, алга таба FM дулкында да эфирга чыгарга мөмкин.

"Хозур" нәшрияты астында эшләүче радионың баш редакторы Айназ Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, радио традицион исламны пропагандалауны максат итеп алган.

"Безнең радионы оештыручылардан берсе – Татарстан мөфтияте. Ул безгә бу идеяны бирүче. Радиодан яңгыраячак материалларны без иләктән уздыргандай тикшереп уздырабыз. Традицион исламга чит булган фикерләрне радиодан яңгыратмыйбыз. Тапшыруларның яртысы татарча, яртысы рус телендә алып барыла. Әмма бүгенге көндә урысча мәгълүматларны күбрәк табырга була. Шуңа кайчак татарча материалларга кытлык та кичерәбез", дип белдерде ул.

Айназ Мөхәммәтҗанов радиода әлегә җиде кешенең эшләвен әйтте. Ләкин, интернет-радио проектын эшләтеп җибәрү ничә сумга төште, дигән сорауга баш редактор буларак җавап бирә алмавын белдерде.

"Азан" – Ислам Авазы радиосында "Фәтвалар", "Халыкара күзәтү", "Хатын-кыз мохите", "Йөрәк юлы", "Әхлак баскычлары", "Ислам энциклопедиясе", "Тарих сәхифәләре" кебек тапшырулар белән беррәттән, Коръән сүрәләрен һәм Татарстан имамнарының вәгазьләрен дә тыңлап була.

Интернет-радио тәүлек буе эшли.
XS
SM
MD
LG