Accessibility links

Кайнар хәбәр

Януковичны якларга Кырымнан да баралар


Акмәчәт тимер юл вокзалы. Янукович тарафдарлары Киевка юл тота. 13 декабрь
Акмәчәт тимер юл вокзалы. Янукович тарафдарлары Киевка юл тота. 13 декабрь

13 декабрьдә хакимиятне яклаучылар оешкан рәвештә махсус поезд белән Акмәчеттән Киевка китте. Аларның күбесе ир-атлар, араларында спортчы кыяфәтле яшьләр дә шактый иде.

Матбугат чаралырының кайбер мәгълүматларына караганда, Кырымнан Киевка берничә мең кеше барачак. Баручылар ял көннәре Киевта төрле урыннарда булып, 16 декабрь иртән кире кайтачак дип көтелә. Кырымнан баручылар шул ук поездда куначаклар. Регионнар фиркасе аларның һәрберсенә 200 гривня (25 доллар чамасы) түли икән. Киевта тагын 600 гривня биреләчәк дигән хәбәрләр бар.

Кырымнан баручылар башка регионнардан килгән төркемнер белән берләшеп Киевта үзләренең мәйданнарын оештырачак. Бу кешеләр Украинаның көнчыгыш регионнарыннан, ягъни Донецки, Запорожье, Лугански, Днепропетровски, Кырымнан китерелә. Алар һәммәсе хакимият тарафдарлары, араларында мәҗбүри китерелгән бюджет тармагында эшләүчәләр да бар.

Кырымнан баручылар арасында җир таләп итүче кырымтатарларның бер өлешен берләштергән “Себат” оешмасының берничә йөз кешесе дә бар. Бу хакта әле генә хәбәр ителсә дә, “Себат” кешеләре Киевка инде атна башында ук киткән инде. Алар хакимиятләрне яклаучылар тарафында тора.

“Себат” кешеләре Киевта спортзалларны үз акчаларына тотып анда күна, регионалларның мәйдан җыелышларында алар катнашмый”, диде оешманың матбугат үзәге җитәкчелеренең берсе Ринат Шәймарданов. Алар дәүләт биналарын саклыйлар, көн саен аларга кайда торырга кирәклеген хәбәр итәләр икән.

“Себат” Киевка сакалсыз, кыяфәте европалы булган, тышкы кыяфәте белән башкалардан бик аерылмаган кырымтатарларны юлларга тырыша.

“Президент безнең җир мәсьәләбезне хәл итә башлады, шуның өчен без аны яклыйбыз. Безнең максат – конституцион тәртипне фетнәдән саклау. Бездән Киевка 2 мең кеше барырга мөмкин, ләкин аларны урнаштыру, ашату проблемасы бар. Киевка атна саен кешеләр алмашып җәбәрәләчәк”, ди “Себат”ның идәрә әгъзасы Сейдамет Гемеджи.

Мәҗлес “Себат”ның бу эшенә тискәре карый. “Мондый маргинал төркемнәргә игътибар итәргә кирәкми. Киевта кырымтатарлар арасында конфликт булырга мөмкин түгел, чөнки без ниндидер маргинал төркемнәр торган урында түгел, халыкның күпчелеге торган мәйданда торабыз”, диде мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чигөз. Мәҗлес Киевка мәйданга барырга теләк белдергән кешеләргә барырга ярдәм итә. Кырымның 10 районындан инде 300гә якын кеше Киевтагы мәйданда булган. Анда 10 декабрьдән соң кырымтатар чатыры да куелган иде.

Алушта шәһәр хакимияте исә Киевка антимәйданга “Кырым автономиясе Украина өчен” дигән шигарләр асылган ике автобус кеше юллаган дип хәбәр итте Мостафа Җәмилевның ярдәмчәсе Лилия Мөслимова. Кырым хакимиятләре тулысынча президент, хакимият тарафында.

Кырым Югары Радасы президиумының 13 әгъзасы 11 декабрьдә Кырымны сәяси инкыйраздан саклыйк дигән видеомөрәҗәгать таратты. Мөрәҗәгәтьтә, Кырымда күпчелек халык урыс телендә сөйлешә, дигән сүзләр дә бар. Мәҗлес рәисе, Югары Радада “Корылтай-Рух” төркеме җитәкчесе Рифат Чубаров бу мөрәҗәгатьне тәнкыйть итте. Монда бары тик бер халыкның мәнфәгатьләре чагылдырыла, Кырым Югары Радасы бу Регионнар фиркасенең дәвамы, диде ул.

Шуны да әйтергә кирәк, Кырым – регионнар фиркасенең иң ышанычлы регионы булып тора. Шуның өчен моннан Киевка антимәйданга хәтта махсус поезд оештырып кешеләрне җәбәрәләр. Киевтагы оппозиция җитәкчәләре исә, хосусан, “Батькивщина” җитәкчесе Арсений Яценюк, 14-15 декабрьдә хакимият Киевта зур провокацияләр әзерли, диде.
XS
SM
MD
LG