Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:53

7 декабрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында татар һәм башкорт этномәдәни мәктәп театрлары, фольклор коллективлары һәм этник мода театрлары арасында беренче өлкә фестивале узды. Бу чарага төбәкнең төрле районнарыннан килгән ун мәктәп театры кушылды.

Бер көнгә татар театры балаларныкы булды: сәхнә артына кереп грим салу бүлмәләре, театрда барган спектакльләрнең декорацияләре белән таныша алу, моңа кадәр болар барысы да аларга сер иде.

Тамашачы алдына чыгарга санаулы минутлар калып бара. Инде уйнаганда киеләчәк киемнәрдән, гримнан кабатлыйлар.

"Карга боткасы"ннан күренеш

"Карга боткасы"ннан күренеш

Театрда спектакль башланганчы ук пәрдәләр ачылды, тамашага килгәннәр сәхнәнең ничек итеп бизәлгәнен, декорацияләрнең ничек куелганын күрде. Мондый чара аша театр сөйгәннәр театрга тагын да якынайса, үз итмәгәннәр дә театр фестивале аша киләчәктә сихри дөньяга юл салырга мөмкиннәр. Танылган режиссерның да беренче сәхнә тәҗрибәсе мәктәп театрыннан башлана.

“Сәхнәгә беренче адымнарым укытучылар куйган спектакльләрдән башланды. Ул вакытта мин уйламаганмын театрда эшләрмен дип, ниндидер режиссер профессиясен сайлармындыр дип, әмма менә укытучыларның сәнгатькә карата, безнең балалар йөрәкләренә җылы тойгылар салу бик тә яхшы булды”, дип сөйләде Рифкат Исрафилов.

"Карга боткасы"ннан күренеш

"Карга боткасы"ннан күренеш

Беренче чиратта бу фестивальнең иң уңай ягы – төбәктән татар балаларын бергә җыюдадыр. Катнашучылар өч номинациядә көч сынашты: драма театры, этник мода театры һәм фольклор коллективлары. Драма театры номинациясенә үз спектакльләрен дүрт мәктәп тәкъдим итте. Пьесаларны сәхнәләштерү өчен укучылар төрле чор язучыларының әсәрләрен сайлаганнар. Алар арасында Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал,Туфан Миңнуллин бар.

Фестиваль-бәйгенең төп оештыручылары, һәрвакыттагыча, региональ татар милли-мәдәни мохтарияте, өлкә татар эшмәкәрләренең Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге берләшмәсе татар драма театры, өлкә мәгариф министрлыгы булды.

Табигый ки, аларның катнашучылары да бихисап. Әйтергә кирәк, түгәрәккә йөрүчеләрнең барысы да авылларда үскән, үзләрен уйныйлар дисәк тә ялгыш булмас. Пьеса геройлары да – авыл кешеләре. Әнә бит Илек районы Озерки мәктәбе укучылары да Туфан Миңнуллинның “Без бит - авыл малайлары” пьесасын сайлаган.

“Кәҗә белән сарык” әкияте

“Кәҗә белән сарык” әкияте

Татар авылларында балалар белән ел саен яңа әкият әзерләү инде гадәткә керде. Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән спектакль шуңа бер үрнәк. Декорацияләр әзерләү, рольләрне башкарыр кешеләр табу, спектакльне сәхнәгә куяр өчен барлык кирәк-ярак әйберләрне табу – бу үзе бик зур мәшәкать, боларны уңышлы башкаручылар арасында 40 ел Татар Каргалы авылы мәдәният йорты каршында эшләп килгән драма түгәрәге җитәкчесе Малик Халиков тормыш иптәше Наилә белән сәхнә серләренә мәктәп балаларын өйрәтә.

“Кәҗә белән сарык” әкиятендә әби ролен башкарган Әдилә спектакльләрне гади тамашачы буларак кына карамый, аннан нәрсә алырга мөмкин дип игътибар биреп карый икән. Инде түгәрәктә шуны кулланырга тырыша. “Мин кечкенәдән артист булырга хыялланам, анда бит төрле кешенең тормышы белән яшисең, ә бу минеке”, диде Татар Каргалы мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Әдилә Сәмәрханова.

Сәнгатькәрләр – җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары халкыбызның йолаларын тасвирлаган фольклор күренеш белән катнашты. Мәсәлән, Алабайтал мәктәбе укучылары Оренбур якларына хас булган, кичке утырышлардагы шәл бәйләү күренешен күрсәтте.

Матвеевка мода театры

Матвеевка мода театры

Фестивальнең өченче номинациясе - ул этник мода театрларының чыгышы иде. Игътибар үзәгендә Матвеевка районыннан килгән Иске Котлымбәт мәктәбенең “Яз гөле” мода театры булды. "Яз гөле" мода театры - технология дәресенең җимеше. Мода театрын оештыруның максаты да – онытылып барган борынгы татар хатын-кызлары киемнәре белән таныштыру иде. Аларга һәрбер коллекция өстендә бер ел эшләргә туры килә. “Яз гөле” мода театрын булдыру - үз халкыңның тарихына әйләнеп кайтуның бер ысулы. “Безнең мода театры алты ел элек оешты. Бу безнең өченче коллекция, ул ак-зәңгәр төсләр белән эшләнгән, алкаларга кадәр үзебез чигәбез”, диде Иске Котлымбәт мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Альбина Гыйниятуллина.

Балалар фестиваль барышында төрле уеннар уйнап алды, өйрәнгән җырларын да башкарды. “Тамашачыга кирәк урында көлерлек тә, еларлык та булсын. Тырышабыз”, ди яшь артистлар.

Озерки мода театры

Озерки мода театры

Жюри әгъзалары бу вакытта үз вазифаларын башкара, иң-иңнәрне сайлау бер дә җиңелләрдән түгел. Фестивальнең төп чыгымнарын үз өстенә жюри әгъзалары, алар ук иганәчеләр (региональ татар милли-мәдәни мохтарияте, өлкә татар эшмәкәрләренең Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге берләшмәсе) ала.

Тантаналы мизгел, жюри рәисе, татар театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев җиңүчеләрне игълан итә. Иң зур бүләкләр Сакмар районының Татар Каргалы авылы мәктәбеннән килгән драма түгәрәге сәнгатькәрләренә, Оренбурның 38нче мәктәп укучыларына, Илек районының Озерки һәвәскәрләренә бирелә.

Бу көнне беркем дә бүләксез калмады: дипломнар, бүләкләр, татлы ризыклар. Милләтнең яшәешен театр билгели. Театр юкка чыга икән, милләт тә бетә. Моны оештыручылар яхшы аңлый һәм шуңа да мәктәп театрлары фестивален ел да үткәрергә планлаштыралар.
Матвеевка мода театры

Матвеевка мода театры

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG