Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскиның "Өмет" балалары фестивальдә катнашты


 "Өмет" балалар фольклор студиясе дипломнары
"Өмет" балалар фольклор студиясе дипломнары

Омски татар милли-мәдәни мохтариятенең "Өмет" үрнәк балалар фольклор студиясе шәһәрдә үткәрелгән милли мәдәниятләр фестивалендә лауреат исеменә лаек булды.

"Туган җирем - Омски" дип исемләнгән әлеге милли мәдәниятләр фестивален "Сказ" иҗат берләшмәсе үткәрде. Бу – Омскида яшәүче халыкларның милли мәдәнияты, йолалары турындагы интернет-проект.

Әлеге берләшмә әлеге фестивальне шәһәр хакимияте ярдәмендә оештырды һәм ул берничә этапта үтәчәк. Аның төп үзенчәлеге – балалар өчен оештырылган булуында. Фестивальнең беренче өлешенә 700дән артык бала җәлеп ителде, шуларның 70-е җиңүче булып танылды.

Камилә Мингәлиеваның реклам тактасындагы рәсеме
Камилә Мингәлиеваның реклам тактасындагы рәсеме
Омски милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче "Өмет" студиясе балалары бу фестивальдә җыр белән катнаштылар, татар халык әкиятләре тәкъдим иттеләр, шулай ук татар халкының милли киемнәр үрнәкләре, милли ризык – гөбәдия рецепты белән фестиваль проектына кушылдылар.

"Өмет" студиясе җитәкчесе Гөлфия Шәйхитдинова сүзләренчә, студиянең 7 баласы лауреат дипломнары һәм уенчыклар белән бүләкләнде. Ә фестивальнең реклам тактасына "Өмет"тә шөгыльләнүче 7 яшьлек Камилә Мингәлиеваның рәсеме урнаштырылган иде.

Инде фестивальнең икенче өлеше игълан ителде. Аның конкурс өлешендә бәйгеләр милли курчаклар тарихы, халык әкиятләре буенча куелган сәхнә күренешләре, милли бию һәм җыр башкаручылар, Русия турында шигырь сөйләүчеләр арасында булачак.
XS
SM
MD
LG