Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталаннарның күпчелеге бәйсезлек референдумы үтүен тели


Каталония бәйсезлек референдумы көнен билгеләде. Мадрид андый референдумга юл куймаячагын белдерсә дә, фикер белешүләр референдум яклыларның 74 процент булуын күрсәтә.

Каталония халкының күпчелеге бәйсезлек мәсьәләсе турында референдумда үз сүзен әйтү хокукы бирелүне тели һәм Испания премьер-министры Мариано Раһой андый референдум үткәрүне рөхсәт итәргә тиеш дип исәпли. Якшәмбе көнне игълан ителгән фикер белешү нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Артур Мас
Артур Мас
Узган атнакичтә Каталония хөкүмәте башлыгы Артур Мас хакимияттәге бәйсезлек яклы фиркаләрнең референдумны 2014 елның 9 ноябрендә үткәрергә карар итүләре турында белдерде. Әмма берничә минут үтү белән Испания хөкүмәте андый референдум турында хәтта фикер алышу да була алмый, дип кырт кисте.

800 кеше катнашындагы GESOP фикер белешүенең якшәмбедә басылган нәтиҗәләренә караганда исә, Каталония халкының 74 проценты Испания белән мөнәсәбәтләр турында сүз әйтү хокукы бирелергә тиеш, дип исәпли.

Бәйсезлек фиркаләре референдумга ике сорау чыгарырга килеште: "Каталониянең дәүләт булуын телисезме?" һәм "Ул дәүләтнең бәйсез булуын телисезме?"

Җиде ярым миллионлы халкы булган Каталония, Русиянең башка төбәкләрен ашатып торган Татарстан яки Башкортстан кебек, Испаниянең төп донор төбәге санала. Испания икътисадының биштән бөр өлеше шактый көчле сәнәгатькә ия Каталониягә туры килә.

Соңгы елларда Испаниядә рецессиянең озакка сузылуы, бюджет чыгымнарын киметүнең Каталониягә дә тәэсир итүе бәйсезлек авазларын көчәйтеп җибәрде.

Испания юстиция министры Алберто Руис-Гальярдон бәйсезлек референдумы үткәрелә алмый, чөнки Испания конституциясе аны рөхсәт итми, диде. Испания конституциясе илдәге 17 төбәккә референдум үткәрү хокукы бирми, андый вәкаләт бары үзәк хөкүмәттә генә бар.

Мариано Раһой
Мариано Раһой
Атнакич Европа шурасы президенты Һерман Ван Ромпей белән уртак матбугат очрашуында Испания хөкүмәте башлыгы Мариано Раһой "Премьер-министр буларак мин конституцияне үтәргә вәгъдә бирдем, шул сәбәпле бу референдумның үтмәячәген гарантиялим," диде.

Сәяси аналитиклар фикеренчә, "Каталониянең дәүләт булуын телисезме?" дигән беренче сорауның максаты -- Испаниядән тулысынча аерылмый гына Каталониягә күбрәк мөстәкыйльлек алырга теләүче фиркаләрне һәм референдумга мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү.

Узган атнакич һәм җомга көннәрендә үткәрелгән Sigma Dos фикер белешүе нәтиҗәләренә караганда, Каталониянең дәүләт булуы турындагы сорауга сайлаучыларның 43 проценты "әйе" дип җавап бирергә җыена һәм "әйе" дип җавап биргәннәрнең 82 проценты ул дәүләтнең бәйсез булуын тели.

Шул ук көннәрдә 1000 кеше катнашында үткәрелгән El Mundo газеты фикер белешүе исә каталаннарның бары 35 проценты гына бәйсезлек яклы булуын күрсәтте.

Мадридның Комплутенсе университетында конституция кануны укытучы Рафа Рубио "Минемчә, алар референдум оештырачак һәм, нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, Каталония (бәйсезлек хәрәкәте) җиңеп чыгачак... чөнки, аның нәтиҗәсе мәҗбүри рәвештә гамәлгә ашырылырга тиеш булмаса да, ул басым ясау өчен бик көчле корал булачак", ди.

Каталониянең тарихы һәм мәдәни тамырлары бик тирәннән башлана, төбәктә каталан теле дә испан теленә бирешми. Каталония инде хәзер үк шактый киң автономиягә ия булса да, салым һәм бюджет чыгымнары мәсьәләсенә ныграк тәэсир итәргә тели.

"Раһой борчыла, әмма ул мәсьәләләрне чишүне кичектерергә ярата торган кеше, ә бу исә вакыт үтү белән тагын да зурая һәм авырая торган мәсьәлә", ди Рубио.

Элегрәк Мас, әгәр Мадрид референдум үткәрергә мөмкинлек бирмәсә, 2016 елгы җирле парламент сайлавын бәйсезлек өчен тавыш бирүгә әйләндерәчәген белдергән иде.

Каталониядә узган ел ахырындагы җирле парламент сайлавында бәйсезлек яклы фиркаләр җиңеп чыкты һәм хәзер алар парламентта 64 процент тәшкил итә.

Европада бәйсезлек омтылышы бик көчле булган икенче бер төбәк -- Шотландия Британиядән аерылу референдумын 2014 елның 18 сентябрендә үткәрәчәк.
XS
SM
MD
LG