Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли мәгарифне торгызуга зыялылар алынырга тиеш"


Мәҗлестә катнашучылар
Мәҗлестә катнашучылар

14 декабрьдә Казанның актерлар йортында "Әмирхан укулары" үтте. Биредә милли мәгарифне торгызу мәсьәләсе, татарның бүгенгесе, киләчәге турында сүз барды.

Татар зыялылары катнашында узган әлеге мәҗлес Әмирхан хәзрәт Габделманның Казанның Иске таш мәчетендә имамлык итә башлавына 200 ел тулуга багышланды. Чараны "Әмирхания" мәгърифәтчелек фонды оештырды. Чарада Әмирханнар нәселенең милләт тормышында тоткан урыны, мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында чыгышлар ясалды, фильм күрсәтелде, татар милләтенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

"Әмирхания" фонды рәисе Илдус Әмирхан үз чыгышында татар, милли мәгариф мәсьәләсен күтәреп, туксанынчы елларда төзелгән милли мәгарифнең югалтылуы, аны бүген торгызу кирәклеге, моны бары татар зыялылары эшли алачагы хакында әйтте:

"Бу мәгариф системын без төзергә тиеш идек, ул вакытта без аны төзедек һәм аны юкка чыгардык. Без һаман бөтен нәрсәне дәүләткә кайтарып калдырабыз, әмма без бит зыялылар, без бит боларны үзебез эшләргә тиешбез. Без эшләмәсәк, кем эшләр бу әйберләрне? Әгәр без үзебезне зыялылар дип атыйбыз икән, без моңа алынырга тиеш", дип сөйләде Илдус Әмирхан.

"Таркалыштан уртак милли өлгене хасил итеп кенә чыга алабыз"

Мәҗлестә катнашучылар
Мәҗлестә катнашучылар
Татарның бүгенге халәте мәсьәләсендә Илдус Әмирхан гаепнең халыкның үзендә дә шактый булуын ассызыклады. Тарихтагы мисалларны китереп ул, халыкның бу халәткә бердәмсезлеге, бер-беренә каршы торуы, таркаулыгы аркасында җитүен әйтте. "Никадәр авыр булса да, татарга бүген диагнозны дөрес куярга кирәк, шунда гына дөрес җавап таба алачакбыз, - диде Илдус Әмирхан. - Бу халәттән без рухи-милли тамырларыбызны барлап, уртак милли өлгене хасил итеп кенә чыга алабыз."

"Әлеге өлге туксанынчы еллар башында ук эшләнә башлаган иде. Әмма ул вакытта күпчелек суверенитет, дәүләтчелек идеяләре белән мавыккан иде. Без исә моның өчен башта милләт булып формалашырга кирәк санадык. Милли гакыйдәсе, камил өлгесе булмаган, зәррә дәрәҗәсендә таркалган милләт дәүләт кора алмый.

Бу шулай булды да. Калган бар энергия фетнәгә кайтып калды. Әмма татарның яңарыш потенциалы безгә үги булган дәүләт структуралары белән чикләнгән. Дөньяви тормышта да, дини тормышта да. Шуңа милли үсеш юк. Чөнки хокукый яктан милли яшәеш системы танылмаган. Мәсәлән мәгариф, фән өлкәләрендә безнең стандартлар, сертификатлар танылмый.

Илдус Әмирхан
Илдус Әмирхан
​Дөрес, патша заманында да татарның милли яшәеш системы хокукый яктан танылмады, әмма татар җәмгыяте өчен ул легитим иде. Бүген халык тарафыннан ул танылмый.Ә дәүләт белән бәйле структуралар бу эшне тиешле дәрәҗәдә эшли алмый. Моңа гыйлемнәре дә, хокуклары да, маллары да җитми.

Шуңа күрә дәүләт һәм дин структураларыннан бәйсез булган өченче юл кирәк иде. Моны татар зыялылары гына эшли ала иде. Шушы максатта 1995 елда "Әмирхания" мәгърифәтчелек вакыфы оешты. Әмма байтак эшләр эшләнсә дә, систем буларак оеша алмады. Моңа татарның фикер тарлыгы, иман зәгыйфьлеге, бер-беренә баш бирмәве комачаулады. Нәтиҗәдә тагы да тирәнрәк таркалышка төштек. Бу халәттән без рухи-милли тамырларыбызны барлап, уртак милли өлгене хасил итеп, кенә чыга алабыз", диде Илдус Әмирханов. Милли өлгене ул түбәндәгечә атап узды:
  1. Этник яшәү җирлеге ("кендек җире") – Алтын Урда, Идел-Урал төбәгендә хасил ителгән Идел-Урал дәүләте чикләре.
  2. Милли оешу үзәге – Татарстан.
  3. Дине – илаһи татар исламы.
  4. Теле – иске татар теленнән үсеп чыккан, аның лингвистик нормаларына (кануннарына) нигезләнеп хәзерге заман гарәп, фарсы, төрек, славян, латин терминологиясе белән баетылган бүгенге илаһи төрки-татар теле.
  5. Имласы – компьютер конверторы ярдәмендә кириллицага, латинга, руни язуга җиңел күчерелә торган бүгенге заман татар-гарәп имласы.
  6. Мәгариф системасы – милли. Теле – төрки-татар теле. Эчтәлеге – рухи- дөньяви. Фәнни гакыйдәсе – яратылыш тәгълимате, яки креацион тәгълимат.
  7. Милли исемнәр – кануный яктан бозылмаган төрки-татар исемнәре.
  8. Милли ономастика һәм топонимика – татарның "кендек җире" һәм милли ватаны белән бәйле, аның яшәү мохитен тәэмин итүче, кануни яктан төзек һәм этник асылы бозылмаган (калькалаштырылмаган) төрки-татар терминнары.
  9. Җәмгыяви тормышы – илаһи хокук, икътисад системлары, исламның социаль доктринасы, дини һәм милли гореф-гадәт, йолалар нигезендә.
  10. Милли идарә системы – халык идарәсе – астан өскә юнәлгән вертикаль буенча: шәхес, гаилә, мәхәллә, җәмгыять, җыен, мәҗлес.
Президентка хат юлланачак

Чара барышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Әмирханнарның рухи, милли-мәдәни, мәгърифәти, матдәви мирасын халыкка кайтаруны сорап мөрәҗәгать хатын юллау турында да килешенде.
XS
SM
MD
LG