Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Түбән Камада тоткыннар янына адвокатларның керүен тыйды


Татарстан тикшерү комитеты чиркәүләргә ут төртүдә шикләнелгән Түбән Кама хастаханәсендә яткан Айрат Галиев һәм Рафаил Зарипов һәм тагын ике тоткын янына тикшерү җитәкчесе Илшат Төхватуллинның язма рөхсәте булмый торып адвокатларны кертүне тыйды.

Адвокатлар тикшерүчеләрнең бу карарын канунсыз булуы турында прокуратурага шикаять җибәрде.

Зарипов һәм Галиев, шулай ук тоткарланган Марат Сабиров һәм Айрат Ситдиков янына адвокатлары кертелми. Бүген Казан хокук яклау үзәге Татарстанның адвокатлар пулатына тоткыннарга юридик ярдәм күрсәтү мөмкинлеген сорап хат юллады.
XS
SM
MD
LG